Башкортстанда хәрби летчик, ике тапкыр Советлар Союзы Герое Муса Гәрәев исемендәге тарихи-мәдәни үзәк булдырылды. Башкортстан Хөкүмәтенең тиешле карары республиканың хокукый-мәгълүмат интернет-порталында басылган.
Илеш районындагы яңа үзәк Башкортстан Халыклар дуслыгы йортының филиалы булып тора.
Тарихи-мәдәни үзәкләр милли йолаларны саклау, милли үзаңны уяту өчен булдырыла. Әлеге вакытта республикада шундый 17 оешма эшли.