Әлшәй хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
17 декабрь 2018, 02:00

РАДИЙ ХӘБИРОВ КОРЫЛТАЙГА БЕРЕНЧЕ ЮЛЛАМАСЫН ҖИТКЕРӘЧӘК

Башкортстан башлыгы вазифасынбашкаручы Радий Хәбиров 18 декабрьдә Дәүләт җыелышы-Корылтайга беренчеюлламасын җиткерәчәк.

Башкортстан башлыгы вазифасын башкаручы Радий Хәбиров 18 декабрьдә Дәүләт җыелышы-Корылтайга беренче юлламасын җиткерәчәк. Юлламада ул төбәк үсешенең якын һәм озайлы вакытка исәпләнгән перспективаларының стратегик юнәлешләрен билгеләячәк.

Еллык юллама беренче тапкыр “Торатау Конгресс-холл”ында тәкъдим ителәчәк. Гадәттәгечә, анда Корылтай депутатларыннан тыш, дәүләт власте һәм җирле үзидарә органнары, предприятие җитәкчеләре, иҗтимагый һәм дини оешма вәкилләре катнашачак.

Быелгы юлламаның яңалыгы да бар. Радий Хәбировның шәхси чакыруы буенча тантанага республиканың хезмәт һәм иҗтимагый эшчәнлектә уңышларга ирешкән кешеләре дә чакырылачак.

Трансляция 18 декабрьдә 10.00 сәгатьтә башлана.


Фото: glavarb.ru


“Өмет” гәзитеннән.
Читайте нас: