Мөселман башкалар өчен хаҗ сәфәренә бара, биргән сәдакаларының әҗер-савабын әти-әнисенә багышлый ала.
Мөхәммәт галәйһис-сәламгә берәү килеп: “Әй, Аллаһ илчесе, әнием бакыйлыкка күчте, әзерләгән сәдакасын биреп өлгермәде. Аның уры¬нына үзем тапшырсам ярыймы?” – дип сораган. “Мөмкин”, – дип җаваплаган Пәйгамбәребез.
Шул ук вакытта Исламда мәрхүмнәрне кадерләп соңгы юлга озату, өченче, җиденче, кырыгынчы көнен, елын үткәрү, аннан соң да искә алып тору йоласы бар. Бу, беренчедән, кайгы уртаклашу булса, икенче яктан, мәрхүмнең рухына хәер бирелә, дога кылына. Бу үзебезгә бәрәкәт, күңел тынычлыгы булып әйләнеп кайта.
Хәерне акча бирү дип кенә аңларга ярамый. Бер-береңә акыл, фикер, кул көче белән ярдәм итү, елмаеп күрешү, хәлне сорашу, иман йортлары төзешү - барысы да хәер. Аларның барысыннан да бәрәкәт килә.