Әлшәй хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
21 декабрь 2018, 02:00

“Мин – бөек ил гражданины!”

Район мәдәният сараенда төп дәүләт документы – Русия Федерациясе гражданины паспортын тапшыру тантанасы узды.

Район мәдәният сараенда төп дәүләт документы – Русия Федерациясе гражданины паспортын тапшыру тантанасы узды. Чарага 21 кеше – 14 яше тулган кызлар һәм егетләр җыелды, дулкынландыргыч һәм куанычлы тантанага шулай ук аларның әти-әниләре, якыннары һәм дуслары килде.


Җыелучыларга сәламләү сүзе белән Русия Эчке эшләр министрлыгы бүлегенең Әлшәй районы буенча миграция мәсьләләре бүлекчәсе җитәкчесе полиция майоры Ю. Г. Васильева мөрәҗәгать итте.

-Сез бөек Русия гражданины дигән югары исемне акларга, аны гомер буе намус белән йөртергө тиешсез, - дип билгеләде Юлия Геннадьевна, яшь әлшәйлеләргә паспорт тапшырып.

Дулкынланган кызлар һәм егетләр, беренче документларын кулларына алгач, аңа сакчыл карашта булырбыз, яхшы укырбыз һәм Русия Федерациясе гражданины исемне тап төшермәбез, дип ант бирде.

Бу истәлекле көн белән егетләрне һәм кызларны территориаль сайлау комиссиясе рәисе урынбасары, эчке эшләр органнары ветераны Ф. И. Гыймаева да котлады һәм аларга истәлекле бүләк - илебезнең төп законы булган Конституцияне, котлау хатлары һәм сувенирлар тапшырды.

Чара ахырында район мәдәният сарае артистлары җыелучыларны матур концерт номерлары белән куандырды.

Айгөл ГАЛИМУЛЛИНА.

Фото:Яндекс

Читайте нас: