Әлшәй хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
28 декабрь 2018, 02:00

2018 елның мөһим вакыйгалары

Чираттагы елны озатканда без традицияне дәвам итеп район басмасында яктыртылган иң чагу вакыйгаларны, уртак казанышларыбызны искә алабыз.

“Әлшәй хәбәрләре” гәзите битләре буйлап


Чираттагы елны озатканда без традицияне дәвам итеп район басмасында яктыртылган иң чагу вакыйгаларны, уртак казанышларыбызны искә алабыз.

Узып баручы ел нәрсәсе белән хәтердә калды соң? Зур күләмле, чагу һәм гадәти булмаган вакыйгалар быел аз булмады. Бөтен ил белән Президент сайладык, шулай ук пенсия һәм чүп-чар реформалары миллионнарча русиялеләрне дулкынланырга мәҗбүр итте. Кырым күперен ачып, Русия тарихында беренче тапкыр футбол буенча дөнья чемпионатын кабул итеп шатландык. Котычкыч хәлләр дә булды. Кемероводагы фаҗига, аны хәзерге Русия тарихында иң көчле икенче янгын дип атадылар, Мәскәү янында АН-148 самолетының һәлакәткә очравы...

Бу вакыйгалардан тыш, 2018 ел республикабыз халкы хәтерендә, барыннан элек, Рөстәм Хәмитовның отставкага китүе һәм Радий Хәбировның Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы итеп тәгаенләнүе, Агыйдел күперенең ачылуы, Уралда җир тетрәве һәм, әлбәттә, республиканың 100 еллыгына багышланган зур чаралар белән хәтердә калачак.

Безнең Әлшәй районы да, шушы вакыйгаларны күзәтеп, шатланып һәм борчылып яшәде һәм эшләде.

Ел вакыйгасы

Төп сәяси вакыйгаларның берсе, һичшиксез, ил Президентын сайлаулар булды. Районыбызда сайлаучыларның 85 проценты тавыш бирде, әлшәйлеләрнең 82 проценты диярлек Владимир Путинны сайлады.

Ел төзелеше

Район үзәгендә “Башкортстанның 100 еллыгына – 100 объект” проекты кысаларында озак көтелгән бассейнлы физкультура-савыктыру комплексы төзелә башлады.

Ел юбилейлары

2018 ел юбилейларга бай булды. Слак авылына – 280, Мәндәнгә – 240, Осоргино һәм Челноковка авылларына – 190, Чехов исемендәге шифаханә авылына – 120ел тулды, ә Акбирде, Бәләкәй Кыпчак, Бүдәньяр, Каран һәм Ташкичү авыллары 90 еллык юбилейларын билгеләде.

Ел хәтере

Район үзәге паркында, былтыр чик сакчылары үзенчәлекле Дан аллеясен булдырган иде, быел исә анда берьюлы ике тактаташ ачылды. Яугир-интернационалистлар һәм локаль сугышларда катнашучылар, аннары Әлшәй диңгезчеләре һәлак булган хезмәттәшләре хөрмәтенә истәлекле тактаташлар куйды. Ә Хәнҗәр авылында яшәүчеләр былтыр Бөек Ватан сугышы яугирләренә истәлегенә ачылган һәйкәл янында матур сквер булдырды.

Ел башлангычы

Урындагы башлангычларны хуплау программасына Казанка һәм Кармыш авыл биләмәләре проектлары керде: Дим авылы халкының - суүткәргеч челтәрләрен капиталь ремонтлау, фәнлеләрнең суүткәргеч колонкаларының коеларын һәм япмаларын, суүткәргеч челтәрләре җиһазларын һәм янгын сүндерү өчен су савытлары урнаштыру буенча проектлары гамәлгә ашырылды.

Ел проекты

“Бердәм Русия” партиясенең “Балалар спорты” федераль проекты ярдәмендә Аксен мәктәбе укучылары 1 сентябрьгә бүләккә яңа спорт залы алды.

Республиканың унбиш мәдәният учагы исәбендә Кыпчак-Аскар авыл мәдәният йорты “ Туган ягым мәдәнияте” партия проектында катнашты, аның кысаларында бинаның түбәсе ремонтланды һәм матди-техник базасы ныгытылды.

Ел уңышы

Әлшәй чөгендерчеләре быел мул уңыш – 4305 гектардан 120 мең тоннадан артык татлы тамыр казып алды. Узган мизгелләр белән чагыштырганда, культураның уңышлылыгы да күтәрелде – быел ул гектарыннан уртача 280 центнер тәшкил итте.

Ел грантлары

Районның ике авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативы – “Чыганак” (Раевка авылы) һәм “Табигый продуктлар” (Гәйнәямак авылы) техник җиһазлар сатып алуга 3 млн сум грантлар алды.

Ел очрашуы

Әлшәй йолдызлары һәм районда туып-үскән билгеле шәхесләр катнашлыгындагы “Эх, Әлшәем, Дим буе!” исемле концерт быел беренче тапкыр Стәрлетамакта узды.

Ел сылукае

Башкорт кызларының республика матурлык конкурсында Башкортстанның төп сылукае титулын Чебенле авылы кызы, Уфа дәүләт авиация техник университеты студенты Әлфинә Кашапова яулады.

Ел китабы

Әлшәй җирендә иҗат иткән егерме ике авторның әсәрләрен берләштергән, күптән көтелгән “Дим моңнары” шигъри җыентыгы дөнья күрде.

2019 елга аяк басарга бик аз гына вакыт калды. Алда безне яңа соклангыч вакыйгалар көтә. Тик яхшы хәбәрләр һәм чагу тәэссоратлар гына алып килсен Яңа ел!

Фәнүзә СУФИЯНОВА.
Читайте нас: