Әлшәй хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
10 гыйнвар 2019, 02:00

ДАНИР ГАЛЛӘМОВКА ЯРДӘМ КИРӘК

Әлшәй районының Никифар авылында яшәүче Данир Галләмов озак еллар каты авыруга каршы көрәшә. Бергәләшеп аңа сәламәтлеген кире кайтарырга ярдәм итик, якташлар!

Әлшәй районының Никифар авылында яшәүче Данир Галләмов озак еллар каты авыруга каршы көрәшә. Бергәләшеп аңа сәламәтлеген кире кайтарырга ярдәм итик, якташлар!
Данир.- зур булмаган башкорт авылыннан. Ул үзенең авылда ничек яшәве турында сөйләгәндә аның шәһәрдәге яшьтәшләреннән нык аерылып торуын күрәсең. Данир үзе техника ремонтлый, ашарга әзерли, сыер сава һәм көтү көтә, каникул вакытларында көне буе әтисенә хуҗалыкта ярдәм итә, укыган чорда кичләрен генә эшли.


“Аның үзенең “Жигули” автомобиле бар. Ул инде чыгымга язылган, ремонтлап булмый, — ди Данирның әнисе. - Әмма улым, бик тырышсаң, барлык әйберләрне дә ремонтлап була, ди".


Данир шулай ук үз көченә ышана һәм нейробластоманы җиңүенә өметләнә: “Иң мөһиме, ни өчен көрәшергә кирәклеген онытмаска. Мине барысы да өйдә көтәләр, яраталар, шуңа да көрәшәм”, ди ул.


Хәзер Данирга нур терапиясе үтәргә кирәк. Дәвалану хакы — 335 000 сум. Гаиләнең бу кадәр акчасы юк.

Без сезнең Данирга дәваланырга һәм чирне җиңеп чыгырга ярдәм итүегезне сорыйбыз: https://clck.ru/F2Apj
Читайте нас: