Әлшәй хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
14 гыйнвар 2019, 02:00

Мостай Кәрим юбилеена флешмоб

Хәбәр итүебезчә, 2019 ел юбилейларга бай. Республикабыз оештырылуның 100 еллыгын бәйрәм итүдән тыш быел без шулай ук Башкортстанның халык шагыйре Мостай Кәримнең тууына 100 ел тулуын да билгелибез.

Хәбәр итүебезчә, 2019 ел юбилейларга бай. Республикабыз оештырылуның 100 еллыгын бәйрәм итүдән тыш быел без шулай ук Башкортстанның халык шагыйре Мостай Кәримнең тууына 100 ел тулуын да билгелибез.

Республиканың Яшьләр сәясәте һәм спорт һәм Мәгариф министрлыклары оештырган “Рус түгелмен, ләкин россиян мин!” яшьләр флешмобы шагыйрь, прозаик, драматург һәм публицистка багышланган чараларның берсе булачак.
Флешмобның асылы шунда, катнашучылар Мостай Кәримнең “Рус түгелмен, ләкин россиян мин!” шигыреннән яки шагыйрьнең башка әсәреннән дүрт юл яисә берәр юлын теләсә нинди телдә яттан сөйли. Аннары видео төшереп, бер ролик ясыйлар һәм #нерусскийянороссиянин, #МустайКарим100, #молоджеьРБ, #молодежь Башкортостана яки, мәсәлән, #молодежьАльшея хештеглары астында социаль челтәрләргә урнаштыралар.

Шигьрият марафоны 15 гыйнварда башланып, классикның туган көнендә, 20 октябрьдә тәмамлана.

Флешмоб йомгаклары буенча иң яхшы видео авторлары Яшьләр сәясәте һәм спорт министрлыгы тарафыннан билгеләнәчәк.

Үз хәбәрчебез.

Флешмобта катнашу турында җентекле мәгълүматны alsh-vesti.rbsmi.ru сайтында укыгыз.
Читайте нас: