Әлшәй хәбәрләре
+18 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
17 гыйнвар 2019, 02:00

Үз йортыңа ни җитә!

Былтыр Әлшәйдән унике гаилә максатлы торак программаларында катнашты

Былтыр Әлшәйдән унике гаилә максатлы торак программаларында катнашты

35 яшькә кадәрге яшь гаиләләргә һәм яшь белгечләргә “Авыл биләмәләрен тотрыклы үстерү” федераль максатлы программасы буенча авылда торак төзүгә (сатып алуга) социаль түләү бирелүе турында 11таныклык тапшырылды. Бер гаилә “Яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү” программасында катнашты.

-Өй туйлаучыларның күбесе – агросәнәгать комплексы вәкилләре, шуларның җидесе – “Раевсахар” җәмгыяте хезмәткәрләре. Калганнары - социаль өлкәдә эшләүчеләр. Ике гаилә Казанка авылында фатир сатып алды, тугызы район үзәгендә өй сала, ә бер гаилә квартира сатып алырга карар иткән. Һәр гаиләгә торак белән тәэмин итүгә дәүләт ярдәме 750 мең сумнан 1 миллион 200 мең сумга кадәр тәшкил итте, - дип аңлатма бирде район хакимиятенең торак мәсьәләләре буенча инспекторы Зөлфия Вәлишина.
Фәнүзә СУФИЯНОВА.
Читайте нас: