Әлшәй хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
21 гыйнвар 2019, 02:00

Могҗизаның юктыр чикләре

Район үзәге, барлык авыллар соклангыч Яңа ел бәйрәмнәрен төсле утлар белән чагу балкыган чыршыкайлар, балалар гына түгел, өлкәннәр дә яраткан шугалаклар, биналарны һәм йортларны бизәгән матур-матур гирляндалар белән каршылады.

Район үзәге, барлык авыллар соклангыч Яңа ел бәйрәмнәрен төсле утлар белән чагу балкыган чыршыкайлар, балалар гына түгел, өлкәннәр дә яраткан шугалаклар, биналарны һәм йортларны бизәгән матур-матур гирляндалар белән каршылады.
Гәйнәямакта исә ел саен ихаталарны, урамнарны бизәүгә конкурс оештырыла, һәркем аңа бөен күңелен һәм тырышлыгын салып әзерләнә. Авыл халкы йортларында гына түгел, урамнарда да урман сылуларын бизәп, гирляндалар элә, боздан төрле сыннар ясый. Мондый чәмле ярыш үз нәтиҗәләрен бирә – олылар да, балалар да күзгә күренеп күркәмләнгән авылга сокланып туя алмый.

-“Яңа ел һәм Раштуа могҗизалары” бәйгесендә быел Иршат һәм Тукмакбаш халкы да катнашты, - ди авыл биләмәсе башлыгы Алик Усманов. – Яңа ел алдыннан махсус комиссия Кыш бабай һәм Карсылу белән бергәләп җиңүчеләрне билгеләү өчен әкият “объектлары”н карап чыкты. Әйткәндәй, бу эш җиңелдән булмады, чөнки һәркем бәйгегә бик җаваплы һәм иҗади караган, бөтен осталыгын салырга тырышкан иде. Мәсәлән, зур булмаган Иршат авылында гына да ике чыршы бизәлгән, шугалак ясалган. Тукмакбашлылар исә безне кеше биеклегендәге зур кар сыннары янында маскарад киемнәрендә бәйрәм салюты белән каршы алды. Гәйнәямакның Яшьләр, Горький, Үзәк һәм Шоссе урамнарында яшәүчеләр дә бәйгегә ел саен зур фантазия белән әзерләнә. Бәләкәй генә Сирень урамыннан Галиевлар һәм Ситдыйковларның соклангыч иҗади эшләре дә хәйран калдырды. Һәркайда да, самовар кайнатып, оста куллы хуҗабикәләр пешергән тәмле ризыклардан сыгылып торган өстәлләр әзерләнгән иде. Бәйрәмдә балалар гына түгел, олы яшьтәгеләр дә үз сәләтләрен зур теләк белән күрсәтте.

Конкурста катнашучыларның барысы да төрле номинацияләрдә билгеләнде һәм истәлекле бүләкләр алды. Бу чара барыбызга да күтәренке кәеф бүләк итте, дәрт-дәрман өстәде. Бәйгене үткәрүдә ярдәм күрсәткән “Колос” агрофирмасына чиксез рәхмәтлебез, - диде Алик Өлфәт улы.
Тәүге иҗат җимешләре
Бөтен халык күмәкләшеп җигелгән чаналарда килеп төшкән Кыш бабай белән Карсылуны каршылаган көнне тагын да бер мөһим вакыйга булды – мәдәният йортында “Рәсем төшерергә өйрәнәбез” дип аталган балалар иҗаты күргәзмәһе ачу тантанасы үтте.

Хәбәр итүебезчә, авылда күптән түгел Раевка балалар сәнгать мәктәбенең сынлы сәнгать бүлеге эшли башлады. Дәресләрне Гәйнәямакта туып- үскән билгеле рәссам Рәмил Миһранов алып бара. Аның җитәкчелегендә балалар үзләренең тәүге ышанычлы адымнарын ясый, аларның чагу төсләргә бай иҗат җимешләре бу турыда ачык сөйли.
Зилә ВӘЛИУЛЛИНА.

Альбина Усманова фотосы.

Галиевларның әкият патшалыгы.
Читайте нас: