Әлшәй хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
21 гыйнвар 2019, 02:00

Тәгаенләүләр

“Башкирэнерго” җәмгыятенең Әлшәй район электр челтәрләре җитәкчесе итеп Мингәрәев Юрий Дмитриевич тәгаенләнде.

“Башкирэнерго” җәмгыятенең Әлшәй район электр челтәрләре җитәкчесе итеп Мингәрәев Юрий Дмитриевич тәгаенләнде.
Ю. Д. Мингәрәев 1986 елда Коми Республикасының Воркута шәһәрендә туган. 2011 елда “Авыл хуҗалыгын электрлаштыру һәм автоматлаштыру” белгечлеге буенча Башкортстан дәүләт аграр университетын тәмамлаган.

Хезмәт эшчәнлеген 2006 елда Уфа ягулык-энергетика колледжын тәмамлаганнан соң электр монтеры булып башлый, аннары Борай районы электр челтәрләрендә участок мастеры булып хезмәт сала. 2018 елның апреленнән - “Башкирэнерго” җәмгыятенең Әлшәй районы электр челтәрләре өлкән мастеры.
Читайте нас: