Әлшәй хәбәрләре
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
18 февраль 2019, 02:00

Бер фоторәсем тарихы

Аксен агросәнәгать колледжында 100 ел элек төшерелгән фоторәсемнәр саклана

Аксен агросәнәгать колледжында 100 ел элек төшерелгән фоторәсемнәр саклана
Һәр рәсемнең – үз тарихы, үз язмышы... Алар дәвер, вакыйга, җәмгыять һәм кешелек символларын бөтен тулылыгында әллә нинди матур сүзләрдән дә чагурак чагылдыра. Еллар үтсә дә алар, үз кыйммәтен, тарихи эчтәлеген югалтмый.
“Башкортстан тарихы битләре” марафоны кысаларында районыбызны презентацияләү барышында Башкорт дәүләт филармониясе фойесында Аксен агросәнәгать колледжы күргәзмәсе күпләрнең игътибарын җәлеп итте. Анда уку йортының казанышлары белән бергә тарихи фоторәсемнәр дә куелган иде.
- Моннан 120 ел элек земство авыл хуҗалыгы мәктәбе буларак оештырылган безнең белем учагының тарихы бай, ул илебез һәм республикабыз үсеше тарихы белән тыгыз бәйле. Күргәзмәдә без моны ачык чагылдырырга тырыштык, - ди колледж укытучысы Галим Куҗиәхмәтов.
Алтынсу төстәге бодай көлтәләре, техникумны бишле билгеләренә генә тәмамлаган уку алдынгылары исемлеге, авыл хуҗалыгы фәннәре кандидатлары һәм докторлары, медальләр һәм кубоклар арасындагы бер гасыр элек төшерелгән тарихи фоторәсемнәр - 1905 елгы пар машинасы, 1907 елгы беренче иген ургыч, 1913 елгы тагылмалы иген ургыч, уку йортын тәмамлау турында 1912 елгы тәүге аттестат (диплом) үрнәге барысының да игътибарын җәлеп итте.
- 1913 елгы тагылмалы иген ургыч безнең уку йорты мәйданында фотога төшерелгән. Андагы биналар әлегә кадәр сакланган, - дип дәвам итте Галим Нургали улы. – Ә бу фотода 1905 елда пар машинасы ярдәмендә иген суктырыла. Шушы фоторәсем буенча гына да бик күп кызыклы мәгълүмат белергә мөмкин.
Пар машинасыннан тыш, аңа ягу өчен утын, иген тутырылган капчыклар, җигүле атлар, минем исәпләвемчә 40ка якын эшче сурәтләнгән. Алар арасында малайлар да бар. Ә хатын-кызлар юк, чөнки алар басуда көлтә бәйлидер, мөгаен. Бу фото бик кадерле комарткы. Ашлык суктыру мәле генә түгел, эшчеләрнең киемнәре, хезмәт кораллары да кызыксыну уята. Кызганычка каршы, бу тарихи әһәмияте бәһалап беткесез фоторәсемнәрнең авторы кем икәне билгесез.
Фәнүзә СУФИЯНОВА.
Пар машинасы ярдәмендә иген суктыру. 1905 ел.
Читайте нас: