Әлшәй хәбәрләре
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
26 февраль 2019, 02:00

Гомум тырышлык белән йортларны һәм ихаталарны тәртипкә китерергә

Район хакимиятендә “Управдом” форумы узды

Район хакимиятендә “Управдом” форумы узды
Анда авыл биләмәләре башлыклары, күпфатирлы йорт советлары рәисләре һәм активистлары, район буенча торак-коммуналь хуҗалыгы өлкәсендә җәмәгать контроле муниципаль үзәге әгъзалары, “Бердәм Русия” партиясенең урындагы башкарма комитеты башкарма секретаре, идарә итү кампанияләре, ресурслар белән тәэмин итү оешмалары җитәкчеләре катнашты. Социаль челтәрләрдә көн тәртибе алдан тавыш бирү юлы белән район хакимияте һәм Раевка авыл Советы авыл биләмәсе сайтларында билгеләнде.
Район халкын торак-коммуналь хуҗалыгы өлкәсендә аеруча нык борчыган мәсьәләләр арасыннан көнүзәк биш мәсьәлә билгеләнде, аларга район хакимияте башлыгы Дамир Мостафин, аның урынбасары Наил Хәйретдинов, БР Торак-коммуналь хуҗалыгы өлкәсендә җәмәгать контроленең төбәк үзәге җитәчесе Анатолий Дубовский, коммерция булмаган фонд оешмасының 2нче Төньяк зонасы буенча капиталь ремонт бүлеге баш инженеры БР күпфатирлы йортларда гомум милекне капиталь ремонтлау буенча төбәк операторы Альмира Гайнетдинова һәм БР Әлшәй районы буенча төбәк операторы директоры урынбасары Рөстәм Гәрәев җентекле җавап бирде.
Чүп-чарны яңача утильләштерү
Иң күбе “чүп-чар реформасы”на бәйле сораулар бирелде. Район халкына яңа коммуналь хезмәт – каты көнкүреш калдыкларын җыйган өчен тәүге түләү кәгазьләре килә башлады. “Кызу линия” телефоннарына квитанциядә мәгълүматларның дөрес күрсәтелмәве һәм аларның реаль күрсәткечләргә туры килмәве турында мөрәҗәгать итүчеләр күбәйде. Мәсәлән, фатирда пропискада торган кешеләр саны турында мәгълүмат дөрес түгел, адрес һәм бина хуҗасы да дөрес күрсәтелмәгән. Мондый очракларда яңадан исәпләү кирәклеге турында гариза белән төбәк операторына мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Җыелучыларны шулай ук чүп-чарны җыю алымына бәйле сорау да кызыксындырды. Контейнер мәйданчыгына куяргамы яисә элеккечә чөпне капчыкларга тутырып юл читенә чыгарыргамы. Күпфатирлы йортларда яшәүчеләр контейнер мәйданчыгын сайлады, ә шәхси йорт хуҗалары исә моңа каршы килде. Үз ихатасы янына бөтен тирә-яктан җыелган чүп-чар контейнерын куюны беркем дә теләмәячәк. Зур күләмдәге, эре габаритлы калдыкларга бәйле сорау да яңгырады, алар өчен аерым түләү каралган.
Йортларны – ремонтларга, ихаталарны – төзекләндерергә
Районда “Заманча шәһәр мохитен формалаштыру” һәм “Бердәм Русия” партиясе инициативасы буенча “Башкортстан ихаталары” өстенлекле проектларын тормышка ашыру уңышлы дәвам итә. Алар авыл территориясен комплекслы үстерүгә, күмәкләп ял итү өчен уңайлы урыннар, җәмәгать территорияләре булдыруга юнәлтелә.
Былтыр Раевка авылының Тынычлык урамы, 1, 3, 92а, 92 б, Мәктәп тыкрыгы, 8, шулай ук Киров урамы, 94, 96, 96 а, 96 б, 96 в, 96 г, К. Маркс урамы, 1, 3, 5, Дуслык урамы, 19 а, 32 а, Гагарин урамы, 29, 29 а һәм Яңавыл урамы, 1 а адреслары буенча урнашкан күпфатирлы йортларның ихаталарын, шулай ук район үзәгенең Совет мәйданындагы җәмәгать территориясен төзекләндерү эшләре башкарылды.
Быелга да зур эш күләме планлаштырылган. Раевка авылында Юбилей урамындагы уңайлы ял өчен мәйданчыкны һәм Ленин урамында ял паркын, Аксен авылындагы паркны, Шафран авылындагы Туганнар каберлеге территориясен төзекләндерү күзаллана. Ихата территорияләре программаларга район халкы инициативасы буенча гына кертелә. Милек хуҗаларының смета хакының кимендә 1 проценты күләмендә финанс ярдәме күрсәтүе программага керү шарты булып тора. Быел район үзәгенең Вокзал урамы, 47, 49, Коммунистик урамы, 33, Переезд урамы, 1, 2, 2а, 3, 8а, Шафран авылының Курорт урамы, 5а, 5б адреслары буенча урнашкан йорт ихаталарын төзекләндерү планлаштырыла. Анда асфальт түшәләчәк, тротуарлар, бордюрлар, парковкалар төзекләндереләчәк, уратып алынган балалар мәйданчыклары булдырылачак, контейнер мәйданчыклары куелачак. Бу максатта республика бюджетыннан - 10010,16 мең сум, урындагы бюджеттан – 532,45 мең сум, 106,5 мең сум – программада катнашкан күпфатирлы йорт хуҗаларының 1 процент взнослары каралган.
Подъездларга – комплекслы караш
Форумда күпфатирлы йортларның подъездлары торышы турында җентекле мәгълүмат яңгырады, видосюжетлар күрсәтелде. Рейдлар хакимият башлыгы Д. Р. Мостафин катнашлыгында үткәрелде. Тикшерү шуны күрсәтте: күпфатирлы йортларда яшәүчеләр гомум йорт территориясенә һәм гомум файдалану урыннарына төрле мөнәсәбәттә. Җыештырылган, чиста, җылы подъездлар да бар, анда идәнгә палас җәелгән, баскычтан күтәрелгәндә бүлмә гөлләре дә куелган. Бөтен җирдә чисталык һәм тәртип, әйтерсең дә, күптән түгел генә монда ремонт эшләре башкарылган. Шулай ук пычрак һәм җыештырылмаганподъездлар да бар, коридорларга иске әйберләр, чүп-чар чыгарылып куелган, хуҗасыз мәчеләр ияләшкән.
Ел ахырына кадәр ремонт үткәрелергә тиешле подъездлар исемлеге төзелгән. Аларның һәрберсенең үз лимиты бар, ул йортта ничә кат булуына бәйле. Ике катлы йортларга – 129,5 мең сум, 3-5 катлыларына 320 меңнән артык акча бүленде. Бу средстволарга йортларда яңа ишекләр, тәрәзәләр, почта ящиклары, энергия саклаучы яктырткычлар куелачак, козыреклар һәм бетон баскычлар ремонтланачак. Беренче каттагы идәнгә керамик плитә түшәләчәк, әгәр ул агачтан булса, буялачак. Подъездагы стеналар, баскыч култыкчалары, люклар буялачак. Тәкъдим ителгән төсләрдән үзләренә ошаганын йорт хуҗалары үзләре сайлаячак.
Программа алты елга исәпләнгән. Бу проектны тормышка ашыруга финанс средстволары төрле дәрәҗәдәге бюджетлардан бүленәчәк, милек хуҗалары үзләре дә финанс ярдәм күрсәтергә тиеш.
Быел, шулай ук 2020-2024 елларда подъездларны ремонтлау планлаштырылган күпфатирлы йортларның исемлеге район хакимияте сайтында урнаштырылган. Район буенча барлыгы 233 подъездны ремонтлау күзаллана.
Иске тораклардагы газүткәргечләргә дә диагностика кирәк
Күпфатирлы йортларда яшәүчеләр капиталь ремонтның яңа системасы белән танышып өлгерми, аларга яңа үзгәрешләргә төшенергә туры килә. Бигрәк тә күпфатирлы йортлардагы эчке газүткәргечләрнең техник торышына бәйле сораулар күп.
Форумда бу көнүзәк мәсьәлә дә тикшерелде. Бу эш, беренче чиратта, йортларда яшәүчеләрнең үзләренә кирәк. Аларның борчылуын аңларга да мөмкин, чөнки эчке газүткәргечләрне тикшерүгә һәм аның кайбер өлешен алмаштыруга китәчәк көтелмәгән чыгымнар милек хуҗалары иңнәренә төшәчәк. Ләкин шуны аңларга кирәк, барлык бу чаралар аварияләргә юл куймауга юнәлтелә.
Форум тантаналы рәвештә тәмамланды. Күпфатирлы йортларның иң яхшы рәисләренә, рәхмәт хатлары тапшырылды. Атап әйткәндә, район үзәгеннән Татьяна Дунюшкина, Рафыйк Нәфыйковка “Управдом” республика конкурсында районыбыз исеменнән чыгыш ясау хокукы бирелде.
Күпфатирлы ун йортта подъездлар ремонтланачак
Быел районда күпфатирлы ун йорт подъездларын, Раевка авылындагы Тынычлык урамы, 1, 3, Киров урамындагы, 8, 10, Дуслык урамындагы 19а, 32а, 36а, 40а, Космонавтлар урамындагы 73, 73а, адреслары буенча урнашкан йортларның 24 подъездын ремонтлау планлаштырылган. Бу максатка республика һәм урындагы бюджетлардан 3 миллион 107 мең сум акча бүленде.
Квитанцияләрне яңадан исәпләү
Халыкка “Экология Т” җәмгыятенең абонентлар бүлегенә яңадан исәпләтүгә гариза, паспорт күчермәсен (ФИО һәм прописка битләре) һәм гаилә составы яки вакытлыча теркәлү (аны идарә итүче кампания яки авыл Советы хакимияте бирә) турында документлар җибәрергә кирәк.
Моны түбәндәге ысулларны кулланып эшләргә мөмкин:
- электр энергиясе өчен квитанциядә күрсәтелгән [email protected] адресына электрон почта аша җиберәргә,
- “Русия почтасы аша” Туймазы шәһәре, Гафуров урамы 62 адресына А. Ф. Фәткелбаянова исеменә җибәрәргә,
- төбәк операторының якындагы офисына паспорт белән барырга.
Коммуналь хезмәтләр өчен яңадан исәпләү шартлары РФ Хөкүмәтенең 354нче карары белән расланган. Гаризаларны карау вакыты – 30 көн.
“Кызу линия” телефоны
4нче зона – “Экология-Т” җәмгыяте – тел. 8-800-250-0185.
Фотода: Татьяна Дунюшкина.
Читайте нас: