Әлшәй хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
12 март 2019, 02:00

Көн кадагында – мөһим мәсьәләләр

Авыл Советлары башлыклары, гомуми белем бирү мәктәпләре директорлары, балалар бакчалары мөдирләре, дәвалау учреждениеләре фельдшерлары, авыл хуҗалыгы бүлеге вәкилләре катнашлыгында киңәйтелгән утырыш узды.

Авыл Советлары башлыклары, гомуми белем бирү мәктәпләре директорлары, балалар бакчалары мөдирләре, дәвалау учреждениеләре фельдшерлары, авыл хуҗалыгы бүлеге вәкилләре катнашлыгында киңәйтелгән утырыш узды.


Көн тәртибенә берничә мәсьәлә чыгарылды. Район хакимияте башлыгы урынбасары Н. Ә. Хәйретдинов каты көнкүреш калдыклары белән эш итү өлкәсендә соңгы үзгәрешләр турында мәгълүмат белән чыгыш ясады. “Безнең бурыч - 1 июльдән районның бөтен авылларында да яңа законнар таләпләренә туры килгән контейнер мәйданчыклары әзерләү”, - дип билгеләде ул, авыл биләмәләре башлыкларына мөрәҗәгать итеп.

-Бүген күпләр чүп-чар өчен тәүге квитанцияләр алды, еш кына аларда дөрес булмаган мәгълүмат күрсәтелгән, ләкин боларның барысы да – вакытлыча килеп туган кыенлыклар, проблема акрынлап хәл ителәчәк. Бу закон федераль дәрәҗәдә кабул ителгән һәм без барыбыз да чүп-чар чыгару хезмәте өчен түләргә бурычлыбыз. Шуны аңларга кирәк, бүген каты көнкүреш калдыклары белән эш итү өлкәсендә зур реформа бара, бу – заман таләбе, кагыйдәләр дә үзгәрә һәм алар һәркемгә кагылачак. Шуның өчен балаларда экологик мәдәният тәрбияләүне мәктәп эскәмиясеннән генә түгел, балалар бакчасыннан ук башларга кирәк, - дип “чүп-чар” реформасы турындагы сөйләшүгә йомгак ясады район хакимияте башлыгы Д. Р. Мостафин.

Киңәшмәдә санлы телевидениегә күчү турында да җитди сөйләшү булды. Хәтерегезгә төшерәбез, 3 июньнән республикада тулысынча шушы фортмака күчү күзаллана. Санлы сигнал тоткан зонада яшәгән гражданнарның аерым категорияләре санлы приставка сатып алуга компенсация юллап күпфункцияле үзәкләргә мөрәҗәгать итә ала. Ә санлы телевидение зонасына кермәгән авыллардагы халыкка юлдаш антенналары куярга кирәк булачак. Дәүләт ярдәменең мондый чараларыннан пенсиясенә федераль социаль өстәмә алган пенсионерлар һәм аз тәэмин ителгән балалы гаиләләр файдалана ала.

Киңәйтелгән утырышта тагы да бер мөһим мәсьәлә - районда медицина учреждениеләренең торышы тикшерелде. Район хакимияте башлыгы урынбасары вазыйфасын вакытлыча башкаручы А. Т. Солтанголов җыелучыларны фельдшер-акушерлык пунктларын тикшерү нәтиҗәләре белән таныштырып, медпунктлар территорияләрен төзекләндерү, шулай ук биналар, электр үткәргечләрнең торышы, су үткәрү һәм дарулар белән тәэмин итү мәсьәләләренә игътибарны юнәлтте. Раевка үзәк район дәваханәсе баш табибы Н. С. Зыязетдинов үткәрелгән ремонт эшләре, кадрлар белән тәэмин итү һәм яшь белгечләрне район медицина учреждениеләренә җәлеп итү турында сөйләде.

Яз җитү белән шәхси йорт хуҗалары чебешләр сатып ала башлый. Шәхси транспортта авылдан-авылга чебеш сатып йөргән кешеләргә карата нинди таләпләр куелуы, авыл биләмәләре башлыклары бу очракта нинди чаралар күрергә тиешлеге хакында район ветеринария хезмәте җитәкчесе Х. К. Шәрипов бәян итте. Ул шулай ук республика һәм райондагы эпизоотик хәл, авыл хуҗалыгы малларын электрон исәпкә кую һәм мәчеләрне, этләрне, умарта күчләрен идентификацияләү турында да хәбәр итте.

Утырыш барышында янгын хәвефсезлеге һәм “Торак” операциясе кысаларында үткәрелгән искәртү чаралары, гражданнарның милкен страховкалаудагы яңалыклар турында да мәгълүмат тыңланды.


Резеда ХӨСӘЕНОВА.
Читайте нас: