Әлшәй хәбәрләре
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
13 март 2019, 02:00

Татарлар нинди китап ярата?

Алты ел элек татар әдәбиятынтаныту максатында татар дөньясында "Әдәби марафон" дип аталганиҗтимагый хәрәкәт барлыкка килде.

Татарлар нинди китап ярата?

Алты ел элек татар әдәбиятын таныту максатында татар дөньясында "Әдәби марафон" дип аталган иҗтимагый хәрәкәт барлыкка килде.


Флешмоб итеп үткәрелә торган бу чараны оештыручылар да, анда катнашучылар да татар китабына гашыйк. Алар аны өстән кушу буенча түгел, үз теләкләре белән укый һәм бу мавыгуларын башкаларга да таратуны максат итеп куя. Быел "Әдәби марафон"ның алтынчысына йомгак ясадылар, иң актив марафончыларны бүләкләү тантанасы үтте.

Быел “Әдәби марафон” бәйгесе финалында Татарстан районнары, шулай ук, чит төбәкләрдән Ижевск, Омск шәһәрләре, Башкортостаннан барлыгы 343 финалчы катнашты. Алар саны, узган елгылар белән чагыштырганда, өч тапкыр арткан. Катнашучыларның күбесе - татар теле укытучылары һәм китапханәчеләр. Барлык финалчыларга дипломнар тапшырылды.


"Әдәби марафон" проектының идея авторы - “Татнет"ны үстерү фонды” директоры Раил Гатауллин, дип хәбәр итә “Интертат”.







Фото: "Татар-информ" сайтыннан.

“Кызыл таң” гәзитеннән.
Читайте нас: