Әлшәй хәбәрләре
+18 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
15 март 2019, 02:00

2020 ел Халык иҗаты елы булачак

Башкортстан Башлыгы вазифасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров инициативасы белән 2020 ел Русиядә Халык иҗаты елы дип игълан ителде. Бу хакта “Русия субъект сәгате” утырышында Федерация Советы рәисе Валентина Матвиенко белдерде.

“Без Радий Хәбировның иницативасын хупладык – 2020 ел Русиядә Халык иҗаты елы дип игълан ителәчәк. Бу инициатива 2020 елда Башкортстанда халыкара күләмдә үтәчәк чара - Бөтендөнья фольклориадасы белән дә туры килә”, - диде ул.

2020 елның җәендә Башкортстанда үтәчәк Бөтендөнья фольклориадасы үзенең тарихында иң зурысы, мәртәбәлесе булыр дип көтелә. Биш континенттан вәкилләр, 100ләгән коллективлар киләчәк. Әлеге вакытта 73 илдән заявка алынган да инде.

Автор: Руфина Таҗиева.

Источник фото: Ачык чыганак.

“Өмет” гәзитеннән.
Читайте нас: