Әлшәй хәбәрләре
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
18 март 2019, 02:00

Радий Хәбиров тарихка нинди җитәкче булып кереп калырга тели?

Бүгенге оператив киңәшмәдә, шулай ук, урамнарны яктырту проблемасы күтәрелде.

Әле 61 торак пунктта 3610 өстәмә яктырткыч куелган. 48 муниципалитетта мәгариф учреждениеләренә керү юллары тулысынча яктыртылган. Калганнары бу эшне башкарып чыгу алдында. Уфа, Мәләвез, Учалы төбәкләрендә ул әлегә сүлпән бара.

Республикада 2019-24 елларга торак пунктларны яктыртуны яхшырту буенча программа кабул ителгән. Аның кысаларында 140 мең яктырткыч куелырга тиеш, шуның 23 меңе быел урнаштырылачак.


Чарада республиканың 100 еллыгына объектлар төзелеше барышы турында да сүз булды. Соңгы ике елда 27 объект сафка тапшырылган, 75 объект төзелеп килә, дүртесе экспертиза үтә, калган дүртесенә акча бүленгән.


Радий Хәбиров төзелеш мәсьәләләрендә тизлек түгел, сыйфат мөһимрәк, дип ассызыклады. Ул тарихка күп төзүче җитәкче буларак түгел, ә тормыш сыйфатын яхшыртучы буларак кереп калуны хуп күрүен белдерде, чөнки халык өчен сыйфатлы су, газ, яхшы юллар булу күпкә мөһимрәк.



Фото: wk.com.

“Кызыл таң” гәзитеннән.
Читайте нас: