Әлшәй хәбәрләре
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
22 март 2019, 02:00

Эчкечелеккә каршы көрәш сүздә генә калмасын

Эшсезлек, түбән хезмәт хакы, гаилә низаглары, рухи ярлылык – эчкечелекнең төп сәбәпләре. Кызганычка каршы елдан-ел яшел елан белән дуслашучылар саны арта.

Эчкечелеккә каршы көрәш сүздә генә калмасын


Эшсезлек, түбән хезмәт хакы, гаилә низаглары, рухи ярлылык – эчкечелекнең төп сәбәпләре. Кызганычка каршы елдан-ел яшел елан белән дуслашучылар саны арта. Аларның күбесе очсыз суррогат куллана. Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров хокук саклау органнарын контрафакт аракы сатуга каршы кискен көрәш башларга чакырды, мондый легаль булмаган бизнесны ул “халыкка каршы геноцид” дип атады.


Районда алкогольле продукциянең законсыз әйләнешенә каршы көрәш һәм исерткеч эчемлекләр куллануны кисәтү буенча җәмәгать форумына район хакимияте, җәмәгать оешмалары, авыл биләмәләре башлыклары, мәктәп директорлары, авыл старосталары, дин әһелләре җыелды.

Район хакимияте башлыгы Дамир Мостафин эчкечелек проблемасын хәл итүгә үз карашын белдерде. Ул гражданнардан көмешкә, суррогат алкоголь сату турында бик күп мөрәҗәгать килүе турында сөйләде.

-Полициянең участок уполномоченныйлары физик шәхесләрнең алкогольле һәм спиртлы азык-төлек продукциясен законсыз сату буенча 30 административ эшне карауны тәмамлады. Хокук бозучылар административ җаваплылыкка тарттырылды, аларга утыз меңнән илле меңгә кадәр штраф салынды, - диде хакимият башлыгы. – Контрафакт алкоголь сатуга каршы көрәштән халык та читтә калмасын иде. Авылларда суррогат эчемлек сатуның легаль булмаган нокталарын күпләр белә. Бу мәсьәләне хәл итәргә кирәк. Кызганычка каршы, көмешкәнең хәвефсез, хәтта файдалы булуына ышанганнар да бар. Алар өйдә эшләнгән алкогольле эчемлекләрнең куркыныч кушылмалары юк, дип уйлый. Әмма нәкъ суррогат алкоголь, атап әйткәндә, көмешкә, дөрес әзерләнмәгән очракта, хәтта әз генә күләмдә дә кеше сәламәтлегенә зур зыян китерергә мөмкин.

Раевка үзәк район дәваханәсе наркологы Айгөл Хизбуллина алкогольнең зыяны турында җентекләп сөйләде. Былтыр хроник эчкече дагнозы белән исәптә 257 кеше (шул исәптән 51 хатын-кыз) торса, быел аларның саны 266га җиткән. Шушы авыру аркасында өч кешенең үз-үзенә кул салу очрагы теркәлгән. Район дәваханәсенә исерткеч эчемлекләр белән агуланып 176 кеше китерелгән.

Алкогольне озак кулланганда, дәвалап булмаган һәм үлемгә китерүче авыр чирләр барлыкка килә. Узган елда гына бавыр циррозыннан - 12, быел өч кеше вафат булган, алар башлыча хезмәткә сәләтле яшьтәге кешеләр. Алкогольдән агуланып дәваханәгә - 54 кеше, быел 12 кеше китерелде.

Эчкечелеккә һәм алкогольле продукциясенең законсыз әйләнешенә каршы көрәш чаралары турында - район прокурорының өлкән ярдәмчесе Алина Хафизова, эчке эшләр органнары һәм авыл биләмәләренең үзара хезмәттәшлеге турында икътисадый хәвефсезлек һәм коррупциягә каршы эш итү төркеменең өлкән уполномоченные Роман Җиһаншин чыгыш ясады. Белем бирү учреждениеләрендә сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау турында - Гәйнәямак мәктәбе директоры Таңсылу Хәбибуллина, эчкечелекне искәртүдә гаиләнең ролен арттыру хакында – Үрәзмәт авылы старостасы Клара Тукаева, бу мәсьәләне хәл итүдә диннең роле турында Русия мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте имам-мөхтәсибе Илшат Йосыпов һәм республика мөселманнары Диния нәзарәте имам-мөхтәсибе Мансур Сәгарьяров сөйләде. Идрис авыл клубы мөдире, “Агинәйләр” оешмасы рәисе Рәйсә Мөфтиева яшь буынны тәрбияләү тәҗрибәсе белән уртаклашты.

Чара ахырында эчкечелеккә каршы көрәштә сәламәт яшәү рәвешен, спорт белән шөгыльләнүне актив пропагандалау турында карар кабул ителде. Эчкечеләрне дәваларга, ә эчкечелеккә каршы бергәләшеп көрәшергә кирәк

.

Айгөл МӨХӘММӘТДИНОВА.
Читайте нас: