Әлшәй хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
25 март 2019, 02:00

Владимир Путин: "Башкортстан - төбәкләр арасында лидер"

Русия Федерациясе Президенты республика халкына ихлас котлауларын юллады.

Русия Федерациясе Президенты республика халкына ихлас котлауларын юллады.


Русия Федерациясе Президенты Владимир Путин республика халкын Башкортстан оешуга 100 ел уңаеннан котлады.

"Әлеге вакыйга илнең милли-дәүләт төзелеше тарихында мөһим этап булды, Башкортстан язмышында мөһим роль уйнады: аның икътисади үсешенә, милли традицияләрен, республика халкының бай мәдәни һәм рухи мирасын саклауга нигез булды.


Бүген Башкортостан хаклы рәвештә лидер-төбәкләрнең берсе булып санала. Башлыча халкының фидакарь хезмәте, уйланылган идарә эшчәнлеге нәтиҗәсендә республика үзенең инновацион мөмкинлекләрен үстерә. Биредә җитди инвестицияләр өчен шартлар тудырыла, сәнәгать, аграр тармак, энергетика, социаль һәм транспорт инфраструктурасы өлкәсендә проектлар гамәлгә ашырыла. Бу масштаблы башлангычлар кешеләрнең иминлеге, аларның яшәү сыйфатларын яхшырту өчен хезмәт итә.


Мин ышанам, туган җиргә сөю, аның чәчәк атуы өчен үз өлешеңне кертергә омтылу, үзара ихтирам һәм бердәмлек сезгә киләчәктә дә Башкортстан Республикасы һәм бөтен Русия мәнфәгатьләрендә планнарны чынга ашырырга ярдәм итәчәк.

Сезгә бәхет, сәламәтлек, яңа үрләр телим", - диелә Владимир Путинның котлау телеграммасында.







Фото: Республика Башлыгының рәсми сайтыннан.

"Кызыл таң" гәзитеннән.
Читайте нас: