Әлшәй хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
28 март 2019, 02:00

"Бердәм Русия" кандидатлар исемлеген 11 апрельдә раслаячак

Башкортстан Башлыгы вазыйфасына тәкъдим ителәчәк кандидатлар буенча алдан тавыш бирү башланды.

Башкортстан Башлыгы вазыйфасына тәкъдим ителәчәк кандидатлар буенча алдан тавыш бирү башланды.


Бүген "Бердәм Русия" сәяси советы президиумының киңәйтелгән утырышында - партиядән арытаба Башкортстан Башлыгы вазыйфасына тәкъдим итү өчен кандидатлар буенча алдан тавыш бирү башланды.

Партиянең төбәк башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Әхмәдинуров бүгенге көндә халыкның 70 процентының ышанычын яулаган Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбировның кандидатурасын тәкъдим итте.


"Берәм Русия" праймеризында Радий Хәбировның көндәшләре булып Дәүләт думасы депутаты Зариф Байгускаров, Күмертау шәһәре хакимияте башлыгы Борис Беляев һәм "Русия терәге" төбәк бүлекчәсе җитәкчесе Ләйсән Николаева чыгыш ясаячак.


"Бердәм Русия" партиясенең төбәк бүлекчәсе секретаре Константин Толкачев белдерүенчә, әлеге исемлекнең үзгәрүе, яңа фамилияләр өстәлүе мөмкин. Кандидатларның төгәл исемлеге 11 апрельдә сәяси совет утырышында билгеле булачак.


Кандидатлар ачык дискуссияләрдә катнашачак. Аларның Югары Кыйгы авылында, Учалы, Дүртөйле, Стәрлетамак шәһәрләрендә үтәчәк дип фаразлана.


Тавыш бирү көне 26 майга 8-20 сәгатькә билгеләнгән.




Фото: "Башинформ" мәгълүмат агентлыгы сайтыннан.

“Кызыл таң” гәзитеннән.
Читайте нас: