Әлшәй хәбәрләре
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
3 апрель 2019, 02:00

“Һылыуҡай-2019” конкурсында – ике Әлшәй гүзәле

Уфада ел саен үткәрелган республика конкурсында катнашучыларны сайладылар.

Уфада ел саен үткәрелган республика конкурсында катнашучыларны сайладылар.


Традиция буенча жюри кызларның тышкы кыяфәтен генә түгел, аларның талантын, артистлык сәләтен,телне, туган якның тарихын һәм мәдәниятен белүне дә бәяләде. “Һылыуҡай-2019” финалына унбер кыз үтте, алар арасында, үткән елдагы кебек, безнең районнан ике чибәркәй бар. Алар - “Әлшәй һылыуы” титулына ия Башкорт дәүләт педагогия университеты студенты, Кармыш авылыннан 18 яшьлек Ләйлә Шәкүрова һәм шулай ук башкорт сылукайларының район конкурсы призеры, Башкорт дәүләт медицина университеты студенты, Чуракай авылыннан 21 яшьлек Наилә Янбирдина. Тагын бер гүзәлебез, “Һылыуҡай-2018” республика конкурсы җиңүчесе Әлфинә Кашапова быел жюрида утырачак.

Финалда барлыгы 12 кыз катнаша. Уникенче сылуның исеме “Мәскәү һылыуы-2019” конкурсында, 7 апрельдә билгеле булачак.


Фәнүзә СУФИЯНОВА.
Читайте нас: