Әлшәй хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
5 апрель 2019, 02:00

Район башкортлары корылтае узды

Шушы көннәрдә районда үткән җәмәгатьчелек форумында узган чордагы эшкә йомгак ясалды һәм киләчәккә бурычлар билгеләнде..

Шушы көннәрдә районда үткән җәмәгатьчелек форумында узган чордагы эшкә йомгак ясалды һәм киләчәккә бурычлар билгеләнде, шулай ук V Бөтендөнья башкортлары корылтаена делегатлар, башкарма комитетның яңа составы һәм рәисе сайланды.



Чарага авыл биләмәләреннән делегатлар, мәгариф, мәдәният, сәламәтлек саклау өлкәләре хезмәткәрләре, дин әһелләре һәм җәмәгать оешмалары вәкилләре чакырылды. Җыенда шулай ук район хакимияте башлыгы Дамир Мостафин, Бөтендөнья башкортлары корылтае башкарма комитеты аппараты җитәкчесе урынбасары Азамат Сирбаев, Мәгарифне үстерү институты кафедрасы доценты, Бөтендөнья башкортлары корылтае башкарма комитеты әгъзасы Фәнзил Саньяров, “Башҡортостан” гәзитенең бүлек мөдире, шагыйрә Лариса Абдуллина, “Мең ыруы берләшмәсе” төбәк җәмәгать оешмасы Советы рәисе Әхнәф Тимербулатов катнашты.

Район башкортлары корылтае башкарма комитеты эшчәнлеге турында аның рәисе З. З. Әхмәтов чыгыш ясады. Ул халыкны борчыган социаль проблемаларны күтәрде, аларны хәл итүнең мөһимлеген билгеләде, төп ихтибарны яшьләр белән эшләүгә бирергә һәм 2019-2050 елларга Башкорт халкын үстерү стратегиясен әзерләүгә анык тәкъдимнәр кертергә чакырды.

Корылтайда катнашучылар милли мәдәниятне, туган телне үстерү, демография мәсьәләләрен тикшерде, эшсезлек, халыкның шул аркада эчкечелеккә бирелүе, дини һәм җәмәгать оешмаларының шушы җәһәттән нинди эш алып баруы турында да ачык сөйләшү булды.

Район корылтаенда Уфада 28-29 июньдә узачак V Бөтендөнья башкортлары җыенына делегатлар сайланды. Делегация составына З. З. Әхмәтов, хакимият башлыгы урынбасары А. Т. Солтанголов, Кармыш авыл биләмәсе башлыгы Д. У. Шәкүров, М. Буранголов исемендәге лицейның башкорт теле һәм әдәбияты укытучысы А. И. Нигъмәтуллина керде. Шулай ук район корылтае башкарма комитетының яңа составы һәм рәисе сайланды.

Конференция ахырында резолюция проекты кабул ителде, анда “БР халыклары телләре турында”гы законны тормышка ашыру, милли мәгарифне, спортны һәм мәдәниятне үстерү, халыкны сәламәт яшәү рәвешенә җәлеп итү, гаилә институтын ныгыту буенча анык бурычлар билгеләнде.

Бүләкләү тантанасында район корылтае эшендә актив катнашучыларга Бөтендөнья башкортлары корылтае башкарма комитетының Почет грамоталары һәм район хакимиятенең рәхмәт хатлары тапшырылды. Шушы чара уңаеннан мәдәният сарае фойесында декоратив-кулланма сәнгать күргәзмәсе оештырылган иде, рәсми өлештән соң үзешчән сәнгать осталары чагу концерт номерлары белән чыгыш ясады.


Үз хәбәрчебез.

Азамат Сирбаев М. Буранголов исемендәге башкорт лицее укытучысы Миләүшә Муллагалинага Бөтеньдөнья башкортлары корылтае комитетының Почет грамотасын тапшыра.
Читайте нас: