Әлшәй хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
9 апрель 2019, 02:00

Башкортстан! Шанлы үткәнең бар, Дөнья шаулатырлык даның бар!

Әлшәйлеләр республика юбилеен тантаналы билгеләде

Әлшәйлеләр республика юбилеен тантаналы билгеләде
Йөз ел элек Башкортстан Русиянең беренче автономияле республикасы исемен алды. Бу еллар эчендә күпме сынаулар аша үтелде. Бүген Башкортстан – Русиянең иң зур һәм күп милләтле республикасы, тотрыклы үсешкән алдынгы төбәк. Республиканың тарихына безнең Әлшәй районы тарихы да тыгыз бәйле.

Мәдәният йорты фойесындагы күргәзмәдә барлык районыбыз тарихы чагылыш тапкан. Анда үзенчәлекле традицияләр, спортта, мәгарифтә, мәдәнияттә һәм икътисадтагы казанышлар күрсәтелгән. Әлшәй тарихы турында батыр якташларыбыз һәм фидакарь хезмәте белән дан казанган авыл эшчәннәре, ардаклы замандашларыбыз турында стендлар, тарихи фоторәсемнәр һәм музей экспонатлар бәян итте. Раевка 4нче урта мәктәбе һәм башкорт лицее яшь робототехникларының эшләнмәләре, Гәйнәямактан билгеле рәссам Рәмил Миһрановның картиналары һәм аның укучыларының декоратив-кулланма сәнгать үрнәгендә эшләнгән рәсемнәре чарага килүчеләрне таң калдырды. Бер сүз белән әйткәндә, күргәзмә үткәннәрне искә төшерүче һәм заманча технологияләргә бай яңа гасырга алып кайтучы кабатланмас экспозицияләргә бай иде.

Башкортстан Республикасы оештырылуга 100 ел тулу уңаеннан үткәрелгән тантаналы җыелышта абруйлы кунаклар: авыл хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Рәмил Нурыйәхмәтов, республика Башлыгы хакимияенең баш советнигы Арыслан Шагаретдинов, Дәүләт җыелышы – Корылтай депутаты Тимур Гыйльмияров катнашты.

Тантанага җыелучыларга, алар арасында районның шәрәфле шәхесләре, авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгатенең атказанган хезмәткәрләре, атказанган укытучылар, табиблар, хокук саклау органнары, мәдәният хезмәткәрләре бар иде, район хакимияте башлыгы Дамир Мостафин котлау сүзләре белән мөрәҗәгать итте.

-Һәрберебез өчен бу истәлекле вакыйга гына түгел. Бу көнне без барыбыз да республикабызның тарихына, язмышына һәм уңышларына катнашлыгыбыз булуын тоябыз. Чөнки Башкортстанның даны – шушы җирдә яшәп, хезмәт салган бик күп буыннар казанышы. Әлбәттә, бу еллар эчендә республика белән бергә безнең Әлшәй районы да үсеште һәм арытабанда шушы юлны дәвам итәчәкбез.

Үткәннәр белән горурлык хисе кичереп, без киләчәккә ышанычлы карыйбыз һәм туган Башкортстаныбыз үсешчен һәм якты булсын, монда балаларыбыз һәм оныкларыбызның рәхәтләнеп яшәсен өчен ал-ял белми тырышып эшләргә әзербез, - диде Дамир Радик улы.

Башкортстан Республикасы башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров исеменнән әлшәйлеләрне республика авыл хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Рәмил Нурыйәхмәтов тәбрикләде. Бүген Башкортстан илебезнең ун әйдәүче төбәге исемлегенә керә. Бу - республиканың социаль-икътисади үсешенә зур өлеш кертүче дүрт миллион кешенең хезмәте, алар исәбендә әлшәйлеләр дә бар, дип билгеләде ул.

Республика үсешенә зур өлеш керткән районның хөрмәтле кешеләренә тантаналы шартларда "Башкортстан Республикасы оештырылуга 100 ел" юбилей медальләре тапшырылды. Бүләкләнүчеләр арасында районның шәрәфле шәхесләре Фәнил Вилданов, Азат Ганиев, Фәрит Хәйбрахманов, Наил Әминев, республиканың атказанган табибы Клара Ганиева, БР мәгариф алдынгысы, РФ гомуми белем бирүнең мактаулы хезмәткәре Тәбрис Нәбиуллин һәм башкалар бар иде.

Тарихка сәяхәтне бәйрәм концерты да дәвам итте. Театрлаштырылган тамашада бөтен тарихыбыз чагылдырылды. Әлшәй җирендә бердәм һәм тату яшәгән төрле милләт вәкилләренең җыр-моңнары һәм биюләреннән торган чагу мәдәни гөлләмәсе республиканың ничек оештырылуын күрсәтте. Сәхнәдә бер мизгелгә коллективлаштыру чоры, Бөек Ватан сугышы, сугыштан соңгы еллар күз алдыннан үтте. Бәйрәм ахырында спорт мәктәбенең яшь акробатлары һәм каратистлары чыгыш ясады.

Рәхмәт, сиңа, узып барган йөзьеллык! Саумы, яңа гасыр! Республикабыз киләчәктә дә монда яшәгән халыкларның бай традицияләрен, мәдәни, рухи мирасын сакласын. Ә Әлшәй җире, якташыбыз, эстрада йолдызы Эльвира Мохтарованың “Эх, Әлшәем, Дим буе!” җырында җырланганча, һәрвакыт күп милләтле Башкортстанның чәчәк атучы бер төбәге булсын.
Фәнүзә СУФИЯНОВА.
Читайте нас: