Әлшәй хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
19 апрель 2019, 02:00

Без бит булдырабыз!

Бүген муниципаль власть дәрәҗәсендә безнеңкөндәлек тормышыбыз сыйфатын билгеләүче бөтен мөһим мәсьәләләр хәл ителә.

Бүген муниципаль власть дәрәҗәсендә безнең көндәлек тормышыбыз сыйфатын билгеләүче бөтен мөһим мәсьәләләр хәл ителә. Алар мәгариф, мәдәният, сәламәтлек саклау өлкәсендәге проблемалардан алып территорияләрне төзекләндерү кебек мәсьәләләрне үз эченә ала. Урындагы үзидарә органнары үз алдына нинди бурычлар куя һәм тәү чиратта нинди проблемаларны хәл итәргә кирәк – Урындагы үзидарә көне алдыннан район хакимияте башлыгы Дамир МОСТАФИН белән әңгәмәбез шушы хакта.
-Дамир Радик улы, зур үзгәрешләр бәләкәй эшләрне хәл итүдән башлана. Авыл территорияләре уңышлары район уңышларына китерә, меңнәрчә зур булмаган, әмма халык өчен аеруча мөһим казанышлар тоташ алганда республикабыз һәм илебез казанышларына әйләнә. Әңгәмәбезне барлык Башкортстанда, шул исәптән безнең районда да узган чагу юбилей тантаналарыннан алган бәйрәм кәефеннән, үткәннәргә күз салудан башлыйсы килә.

-Әйе, республикабызның 100 еллыгы һәрберебез өчен истәлекле вакыйга гына түгел. Барыбыз да аның тарихына, язмышына һәм уңышларына кагылышлы булуыбызны тоябыз. Чөнки бу елларда бөтен республика белән бергә безнең Әлшәй районы да үсеш юлыннан барды.

Район халкы зур, авыр һәм данлы юл үтте. Һәм без моның белән горурланабыз. Якташларыбыз – үз районын данга күмгән әлшәйлеләр – тугыз Советлар Союзы Герое, бер Дан орденының тулы кавалеры, бер Русия Герое, дүрт Социалистик Хезмәт Герое республикабызның данлы елъязмасына кертелгән. Алар Туган иленә ихтирам һәм хөрмәт алып килде, яу кырларында үлемсез батырлыклары һәм фидакарь хезмәтләре белән аны данлады. Ләкин алар рәсми рәвештә танылган геройлар гына. Ә Ватанына, үз идеалларына тугры күпме якташларыбыз авыр коллективлаштыру чорында үзен-үзе аямый тырышып эшләгән! Тарихның иң фаҗигале битләре булган Бөек Ватан сугышында меңнәрчә әлшәйлеләр Туган иле өчен башын салган, тылда хатын-кызлар, балалар һәм карт-коры, Җиңүне якынайту өчен батыр хезмәт үрнәге күрсәтеп, иген үстергән.

Район, бөтен республика кебек үк, сугыш елларында дошман басып кергән илебез өлкәләреннән йөзләрчә кешеләрне кабул иткән. Кыска гына вакытта эвакуацияләнгән предприятиеләр нигезендә бездә заводлар төзелә, эвакогоспитальләр урнаштырыла. Бик күпләр өчен районыбыз һәм Башкортстан икенче туган илгә әйләнә.

Без сугыштан соңгы елларда җимерелгән хуҗалыкны тергезүдә ал-ял белми эшләгән, төзегән, илебезнең башка төбәкләрендә хезмәт уңышлары белән туган төяген данга күмгән якташларыбыз белән хаклы рәвештә горурланабыз. Өлкән буын вәкилләре булдырган барлык иң яхшы традицияләрне балаларыбыз һәм оныкларыбыз дәвам итәр, үз казанышлары белән тарихыбызны баетыр, дип ышанасы килә. Без моның өчен һәм халыкны имин һәм лаеклы тормыш белән тәэмин итү өчен бөтен көчебезне салачакбыз.
-Район халкы урындагы власть эшен юлларның торышы, ихаталарның төзекләндерелүе һәм тазартылуы, йортларның җылылык һәм яктылык белән тәэмин ителеше, мәктәпләр һәм дәваханәләр эше буенча бәһалый. Дамир Радик улы, сезнеңчә, бүген районыбызның социаль өлкәсе нинди хәлдә?
-Беренчесеннән башлыйк. Юлларны ремонтлау республика бюджетыннан бүленгән субсидияләр һәм районның муниципаль юл фонды средстволары исәбенә башкарыла. Былтыр Аксен авылына килү юллары, Раевка авылындагы урамнар һәм тыкрыклар ремонтланды. Саннар белән әйткәндә, чыгымнар күләме 42 млн сум тәшкил итте, авыл биләмәләренә 10,6 млн сум акча бүленде. Быел район үзәгенең Индустриаль, Гагарин, Медиклар урамнарындагы асфальт юлларны, Тавричанка һәм Кармыш авылларына килү юлларын ремонтлау кузаллана, шулай ук Киров урамында юл япмасын ремонтлау да дәвам итәчәк. Байдаковкада Үзәк урамга вакташ түшәләчәк. “Туган урам” республика программасы буенча Трунтаиш авылының үзәк урамына асфальт салыначак.

Районда коммуналь өлкә даими рәвештә яңартыла. Озынлыгы 300 м тәшкил иткән җылылык челтәрләре ремонтланды, 1234 м суүткәргеч алмаштырылды. Республика программасы буенча күпфатирлы дүрт йорт ремонтланды, күпфатирлы җиде йорт аерым җылытуга күчерелде. 66 йортта агымдагы ремонт эшләре башкарылды, подъездлар җылытылды. Быел күпфатирлы дүрт йортта капиталь ремонт эшләре башкарылачак. Торак-коммуналь хуҗалыгы өлкәсендә берничә проектны тормышка ашыру башлана. Аларның тәүгесе - “Башкортстан ихаталары” буенча район үзәгендә күпфатирлы тугыз йортның ихата территорияләрен төзекләндерү планлаштырыла. Тугыз йортның 19 подъездын ремонтлау да сметага кертелде.
-Сәламәтлек саклау системасы – белгечләр җитешмәве, дәваханәләр, фельдшер-акушерлык пунктлары торышы республикада аеруча күп тикшерелгән темаларның берсе булып тора. Бу проблема, кызганычка каршы, безнең районны да читләп үтмәде.
-Муниципалитет системасында мәгариф һәм сәламәтлек саклау – иң мөһим мәсьәләләр. Районда 22 гомуми белем бирү оешмасы, җиде балалар бакчасы, ике өстәмә белем бирү учреждениесе бар.

Район үзәгендә “Республиканың 100 еллыгына – 100 объект” проекты кысаларында бассейн белән физкультура-савыктыру комплексы төзелә. Яңавыл бистәсендә 375 урынлык мәктәп проекты әзерләнә.

Сәламәтлек саклау өлкәсенә килгәндә исә, фельдшер-акушерлык пунктларының матди-техник торышы, медицина хезмәткәрләре белән тәэмин итү һәм яшь кадрларны районга эшкә җәлеп итү төп мәсьәләләрдән санала. Тәүге медицина ярдәме тиешле дәрәҗәдә күрсәтелергә тиеш. 39 фельдшер-акушерлык пунктының 19ында су һәм канализация юк, бу мәсьәләләрне тәү чиратта хәл итәргә кирәк.

Былтыр “Авыл табибы” программасы буенча - 24, “Авыл фельдшеры” программасы буенча биш медицина хезмәткәре эшкә урнашты. Бүген районга төрле профильле 19 табиб, фельдшер-акушерлык пунктларына – 5, ашыгыч медицина ярдәменә 2 фельдшер таләп ителә. Шуны билгеләп үтәм, Раевка үзәк район дәваханәсендә яшь белгечләр – табибларның окладларына өстәмәләр түләнә, коммуналь хезмәтләр түләүдә льготалар бар. Торак наймын компенсацияләү дә гамәлдә. Яшь белгечләрне җәлеп итү максатында Башкорт дәүләт медицина университеты, Бәләбәй, Стәрлетамак медицина колледжлары ординаторлары һәм студентлары белән очрашулар үткәрелә.

Сәламәтлек саклау учреждениеләренең матди-техник базасын ныгытуга килгәндә, үзәк район дәваханәсенең хирургия, паллиатив, бала табу, психиатрия бүлегендә (Кырым авылы) һәм ике фельдшер-акушерлык пунктында ремонт эшләре башкарылды. Капиталь ремонттан соң балалар поликлиникасы ачылды

.

-Бу кискен мәсьәлә турында сөйләгәндә, демография темасына да кагылмый булмый. Кызганычка каршы, районда халыкның табигый кимүе бара. Элеккечә, йөрәк-кан тамырлары һәм онкология авыруларыннан үлем очраклары югары кала, башка сәбәпләр дә бар. Юл-транспорт вакыйгалары, янгыннар күп очракта исерек кешеләр гаебе белән килеп чыга. Эчкечелек заманның чын афәтенә әйләнде. Социаль челтәрләрдәге мөрәҗәгатьләргә, сорауларга караганда, хәмер сатучылар белән көрәш яңа дәрәҗәгә чыктымы?
-Быел Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров инициативасы буенча законсыз исерткеч эчемлекләр сатучылар белән катгый көрәш башланды. Ул бу бизнесны “халыкка каршы геноцид” дип атады, мин моның белән тулысынча килешәм. Миңа көмешкә, суррогат исерткеч сату турында бик күп мөрәҗәгатьләр килә. Кызганычка каршы, районда мондый нокталар күп – миндә 160 сатучыдан торган шундый исемлек бар. Мин аларның һәрберсенә шәхсән бу эшне туктатуны таләп итеп (үтенеч белән) мөрәҗәгать хаты җибәрдем. Бу нокталар хокук саклау органнары контролендә дә тора. Полициянең участок уполномоченныйлары исерткеч һәм спиртлы продукцияне законсыз сату очраклары буенча 30 административ эшне тәмамлады. Барлык хокук бозучылар административ җаваплылыкка тарттырылып, суррогат алкогольны тартып алу белән 30 меңнән 50 мең сумга кадәр штраф салынды. Моннан тыш, җәмәгатьчеләр һәм яшьләр даими рәвештә рейдлар үткәреп тора.

Бу эштә дин әһелләренең башлангычын билгеләп үтәсем килә, хәмер саткан йортларда Коръән укымаска дигәнне мин тулысынча хуплыйм. Агу сатучылар каршы бөтен ил белән көрәшергә кирәк, шунда гына нәтиҗә булачак.
-Дамир Радик улы, төзекләндерү мәсьәләсенә кайтыйк. Бу юнәлештә “Реаль эшләр”, Урындагы башлангычларны хуплау программалары ярдәмендә бик күп эшләр башкарыла бит.
-Әйе, “Реаль эшләр” проекты кысаларында район үзәгендә автобус тукталышлары яңартылды, урам тренажерлары куелды. Былтыр гына бу программа буенча 14 инициатива гамәлгә ашырылды.

Ел саен авыл биләмәләре урындагы башлангычларны хуплау программаларында катнаша. Былтыр моңа кадәр берничә тапкыр җиңүче булган Кармыш һәм Казанка авыл биләмәләре катнашучылар исемлегенә керде. Мин авыл халкының, активистларның төзекләндерү буенча башлангычларын тулысынча хуплыйм һәм һәрвакыт халыкның югарыдан әйткәнне көтми, авыл территорияләрен, зиратларны һәм елга буйларын чүп-чардан чистартуга чыгуларына шатмын. Әйткәндәй, тирә-якка чүп ташлаучылар саны елдан-ел кими бара. Бик акрын булса да, цивилизацияле җәмгыятькә таба барабыз.
-Район үсешсен өчен яхшы тормыш шартларыннан тыш, барыннан элек, эш һәм лаеклы хезмәт хакы да кирәк.
-Халыкны эш белән тәэмин итү буенча максатлы эш алып барыла. Район буенча эшсезлек дәрәҗәсе – 0,74 (республика буенча – 0,98). Без кече бизнесның эш урыннарын булдыру буенча тырышлыгын югары бәялибез. Малтабарлыкка ярдәм итү муниципаль программасы эшли. Хәзерге заман чынбарлыгында кече бизнесны үстерү – өстенлекле юнәлеш. Радий Фәрит улы керткән яңа эш формалары, атап әйткәндә, “Инвестиция сәгате”, инвестицияләр һәм бизнес-идеяләрне җәлеп итәргә ярдәм итә.

Шулай ук шәхси ярдәмче һәм фермер хуҗалыкларын кооперациягә җәлеп итү, халык инициативасына нигезләнгән югары керемле проектларны гамәлгә ашыру программасында катнашу буенча авыл биләмәләре белән эш оештырылды.
-Бүген урындагы власть алдында торган бурычларны чикләнгән ресурслар белән гади булмаган шартларда хәл итә. Тулы көченә куллану өчен мөмкинлекләр күп түгел. Көн саен халык белән аралашу, район проблемаларын белү, аларны хәл итүгә максатлар кую – бу урындагы үзидарәнең төп эше. Шушы өлкә вәкилләренең күбесе лаеклы үрнәк күрсәтә.
-Район хакимияте үз эшен, беренче чиратта, халык ихтыяҗларыннан чыгып кузаллый. Тиз арада хәл итә торган мәсьәләләр исемлеге гражданнар мөрәҗәгатьләреннән, халык белән очрашулардан, социаль челтәрләрдә аралашудан соң формалаша. Без конструктив фикер алышуга әзербез. Мәсәлән, былтыр район хакимиятенә 2746 мөрәҗәгать килде. Аларның төп өлеше торак белән тәэмин итү, матди ярдәм күрсәтү, юлларны ремонтлау, су белән тәэмин итү, газ кертү кебек мәсьәләләргә кагылышлы иде.

Урындагы үзидарә органнарында катлаулы мәсьәләләрне грамоталы хәл итә, бүгенге үзгәрешләрне алдан күрә һәм яраклаша белгән чын һөнәрмәннәр коллективы җыелган. Районда авыл биләмәләре башлыкларының көчле командасы тупланган.

Бу бәйрәм көнне алар хаклы рәвештә мактау сүзләреннә лаек. Күпләр, вакыт белән исәпләшми, урамнарны, зиратларны төзекләндерү, юлларны ремонтлау, табигатьне саклау, хәвефсезлек һәм башка мөһим мәсьәләләр белән шөгыльләнә. Аларның тугры ярдәмчеләре – активистлар, авыл старосталары. Авыллардагы барлык мөһим чараларны үткәрүдә 87 староста актив катнаша. Авыл юбилейларын уздыруда да без аларның ярдәменә таянабыз – быел мондый датаны сигез авыл биләмәсе билгеләячәк.

Урындагы үзидарә үсеше – катлаулы һәм күпкырлы процесс. Бөтен нәрсә дә без теләгәнчә генә килеп чыкмый әле. Әмма проблемаларны бергәләп хәл итү күпкә җиңелрәк. Безнең бурыч – икътисади һәм социаль өлкәне ныгыту, муниципаль программаларны һәм проектларны гамәлгә ашыруда халыкның күпләп катнашуын хуплау.

Һәммәгезгә дә ныклы сәламәтлек, куелган бурычларны хәл итүдә ныкышмалылык, район һәм республиканың чәчәк атуы хакына хезмәтегездә яңа казанышлар телим! Алда безне тагын да күп эшләр көтә һәм уңышлар да аз булмас, дип ышанам! Без бит булдырабыз!
Фәнүзә СУФИЯНОВА әңгәмәләште.
Читайте нас: