Әлшәй хәбәрләре
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
19 апрель 2019, 02:00

Республикада тәүге бакча-консультация үзәге

Ул бездә, “Россельхозцентр”ның Әлшәй филиалында ачылды.

Ул бездә, “Россельхозцентр”ның Әлшәй филиалында ачылды.
Хәзер мондагы белгечләрдән үсемлекләрне тәрбияләү, корткычларга һәм яшелчә-җимеш культуралары авыруларына каршы көрәш чаралары буенча бушлай консультация алырга мөмкин.
-Сер түгел, бүген бакчачыларыбыз күп вакыт чыгыш билгеле булмаган орлыклар һәм үсентеләр сатып ала. Базарда мондый товарлар күп һәм аларның кайсын сатып алырга, дип аптырап каласың. Еш кына мондый орлыкларның уңышы түбән була, ә кайвакыт алар шытмый да. Шундый хәлгә юл куймау өчен без бүген бакча-консультация үзәге ачабыз, - диде “Россельхозцентр”ның Әлшәй бүлеге җитәкчесе Радик Гәрәев.

Үзәктә яшелчә культураларының районлаштырылган сортлары, шулай ук махсус ашламалар, үсемлекләрне авырулардан, корткычлардан, чүп үләннәреннән саклауның химик, биологик чаралары киң ассортиментта тәкъдим ителә. Бакчачылар үзләрен кызыксындырган сорауларга белгечләрдән анык җаваплар да ала алачак. Киләчәктә бу үзәктә орлыклар гына түгел, учреждение лабораториясендә сынау үткән үсентеләр дә сатылачак.

Бу көнне үзәкне ачу тантанасына килүчеләр вируссыз орлык бәрәңгесе турында белде, теләге булганнар аны сатып та алды. Якташыбыз, авыл хуҗалыгы фәннәре докторы, профессор, “Россельхозцентр”ның республика филиалы җитәкчесе Рөстәм Кираев шәхсән бәрәңгенең сортлы орлыкларын үстерү тәҗрибәсе белән уртаклашты.

Бакча-консультация үзәгенең тәүге сатып алучысына махсус бүләк тә тапшырылды.

Фәнүзә РӘСҮЛЕВА.

Автор фотосы.

Бакча-консультация үзәге Раевка авылы, М. Горький урамы, 29 адресы буенча урнашкан. Тел. 3-13-91.

Тәүге сатып алучыга профессор Рөстәм Кираев (сулдан икенче) үз киңәшләрен бирә.
Читайте нас: