Әлшәй хәбәрләре
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
29 апрель 2019, 02:00

Аларның эшендә вак-төяк мәсьәләләр юк

Муниципалитет хезмәткәрләре, урындагы үзидарә ветераннары, Совет депутатлары, шулай ук активистлар – старосталар һәм җәмәгать берләшмәләре вәкилләре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләде.

Муниципалитет хезмәткәрләре, урындагы үзидарә ветераннары, Совет депутатлары, шулай ук активистлар – старосталар һәм җәмәгать берләшмәләре вәкилләре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләде.
Бүген урындагы үзидарә органнарында 136 муниципалитет хезмәткәре эшли, муниципаль берәмлекләрнең вәкиллекле органнарына 215 депутат сайланган. Һәр авыл биләмәсендәге халыкны гомум проблемаларны хәл итүгә җәлеп итүче, берләштерүче җәмәгать оешмалары эшләп килә. Алар - дин әһелләре, “кызу нокта”ларда хезмәт иткән ветераннар, агинәйләр, предприятие һәм учреждение профсоюзлары һәм, әлбәттә, авыл старосталары.

Бәйрәм чарасын район хакимияте башлыгы Дамир Мостафин ачты.

-Бүген муниципаль хезмәткәрләр өчен һөнәри бурычларын үтәү генә түгел, ә шәхси сыйфатлар, җаваплылык, кешеләргә хезмәт итү теләге дә мөһим булырга тиеш. Чөнки халык проблемалары белән тәү чиратта нәкъ сезгә мөрәҗһгатҗ итә. Тырыш хезмәтегез өчен һәммәгезгә дә рәхмәт белдерәсем килә, киләчәктә дә туган ягыбыз язмышына битараф булмавыгызны, көнүзәк проблемаларны хәл итүдә актив катнашуыгызны һәм гражданлык инициативасы күрсәтүегезне телим.

Җыелчыларны район Советы рәисе Сергей Колеганов та котлады. Аннары традиция буенча бүләкләү тантанасы узды. Урындагы үзидарә ветераннары, муниципаль хезмәткәрләр һәм авыл старосталарына муниципаль берәмлекләр ассоциациясе һәм район хакимияте почет грамоталары тапшырылды.
Фәнүзә СУФИЯНОВА.

Автор фотосы.

Намуслы хезмәте һәм урындагы үзидарә үсешенә зур өлеш керткән өчен Казанка авыл Советы ветераны Надежда Гончарова, Кармыш авыл Советы башлыгы Дауыт Шәкүров һәм район хакимиятенең икътисади үсеш бүлегенең прогнозлау, сәнәгать һәм малтабарлык секторы мөдире Айгөл Мостафина билгеләп үтелде.
Читайте нас: