Әлшәй хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
29 апрель 2019, 02:00

Ут-ялкынга каршы атлый алар

Бүген янгын сүндерүчеләр һөнәри бәйрәмнәрен билгели.

Русия Янгын сагына – 370 ел


Бүген янгын сүндерүчеләр һөнәри бәйрәмнәрен билгели. Көчле, кыю йөрәкле ир-егетләр көн саен җиңел булмаган хезмәтен башкарып, ут-ялкынга каршы атлый, кешеләр гомерен коткара.


Районда янгыннарга бәйле хәл кискен тора. Ел башыннан гына 49 янгын чыккан, былтыр шул ук чорда 15 очрак теркәлгән. Йорт-куралары янганда биш кеше һәлак булган. Ут чыгуның сәбәпләре булып, элеккечә, электр җиһазларының төзек булмавы, ут белән саксыз эш итү, мичтән файдаланганда кагыйдәләрне бозу, чүп-чар һәм коры үлән яндыру тора.

-Безнең янгын сагы частенда 27 кеше, - ди 62нче янгын сагы җитәкчесе Венер Арысланов. – Коллективта башлыча унбиш елдан артык эшләгән янгын сүндерүчеләр хезмәт сала. Олег Корнев, Владислав Метелев, Азамат Яхин, Рим Ибраһимов, Фәрит Әхмәтов, Владимир Петров, Оксана Мисерева, Алексей Смоленко, Александр Чистяков, Юрий Малышев үз белемен һәм тәҗрибәсен яшь буын белән уртаклаша. Венер Харисов, Илгиз Сафин, Илмир Минебаев, янгын сагы элемтәсе диспетчеры Алина Рахматуллина да тырышып хезмәт сала. Һөнәри бурычларын намуслы башкарудан тыш, алар подразделениенең җәмәгать тормышында һәм спорт чараларында актив катнаша. Җитәкче урынбасары Илгиз Сәлимов, бүлекчә командирлары Фларит Хәбибов, Юрий Дергунов мактау сүзләренә лаек.

Янгын сүндергәндә һәм каза күрүчеләрне коткарганда техниканың төзек булуы бик мөһим. Янгын частеның төп автопаркы күптән яңартылмаса да, шоферлар Тимур Хаҗиев, Фәрхәт Хәлиуллин, Рәфис Еникеев, Александр Марченко тырышлыгы белән янгын сүндерү машиналары һәрвакыт әзерлек сызыгында.

Ветераннарыбыз исеменә дә ихлас теләкләр җиткерәсе килә. Сез җиңел булмаган хезмәтебездә безнең өчен ныклы һәм ышанычлы терәк. Без Андрей Евграфович Столбов, Фларит Фуат улы Насыйбуллин, Людмила Николаевна Гапонова, Мәхмүт Габлатыйп улы Арысланов, Альберт Абдулла улы Батыршин, Иван Николаевич Овчинников, Михаил Константинович Бабченко, Фердинанд Райнольдович Вайнц кебек остазларыбыз белән чиксез горурланабыз.

Чын күңелдән подразделениенең шәхси составын, ветераннарны һөнәри бәйрәмебез белән котлыйм, ныклы сәламәтлек, гаилә бәхете, иминлек һәм, әлбәттә, игелекле эшебездә уңышлар телим!

Айгөл МӨХӘММӘТДИНОВА.


Автор фотосы.

Янгын сүндерүчеләр командасы.
Читайте нас: