Әлшәй хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
13 Май 2019, 02:00

Геройлар безнең арада

Республикада Җиңү көне алдыннан “Җиңү тарихы” акциясе узды. Анда өлкән сыйныф укучылары, студентлар катнашты, алар Бөек Ватан сугышы ветераннары белән очрашып, яугирләрнең истәлекләрен язып алды. Акциягә Әлшәй укучылары да кушылды.

“Җиңү тарихы”


Республикада Җиңү көне алдыннан “Җиңү тарихы” акциясе узды. Анда өлкән сыйныф укучылары, студентлар катнашты, алар Бөек Ватан сугышы ветераннары белән очрашып, яугирләрнең истәлекләрен язып алды. Акциягә Әлшәй укучылары да кушылды.
Раевка 2нче урта мәктәбе укучылары Алена Кривошапко, Камила Дибаева һәм Виктория Булатова пионервожатыйлары Эльвира Мәкъсутова белән 96 яшьлек Шәмсулла Сәйфулла улы Төхвәтовта кунакта булды.

18 яшьлек егет армиягә Сарай авылыннан сугышка кадәр китә, чик буеннан ерак түгел Белоруссиядә Белосток шәһәрендә хезмәт итә.

-1941 елның 22 июнендә көндез мин ике мотоциклда автоматлы немец солдатларын күрдем. Бу вакытта без әле сугыш башланганын белми идек...” – дип искә ала бүген ветеран.

Төхвәтов артиллерия бригадасында снаряд ташучы була, аның батырлыгы турында наградалары: икенче дәрәҗә Ватан сугышы, Кызыл Йолдыз орденнары, “Батырлык өчен”, “Хәрби батырлыгы өчен” медальләре, Жуков медале һәм башкалар сөйли.

Ул Курск дугасындагы алышта, Смоленск янындагы бәрелештә, Ясско-Кишинев операциясендә, Югославия, Румыния, Венгрия, Австрияне азат итүдә катнаша. Дүрт тапкыр яралана.

Җиңү көнен өлкән сержант Австриядә, Градец шәһәрендә каршылый. 1945 елның 12 маенда якташыбыз совет гаскәрләренең союзниклар белән очрашуында катнаша.

-Тагын бер ел хезмәт иттем, яшь идем, шуңа җибәрмәделәр, туган ягыма 1946 елда гына кайттым, - дип сөйли фронтовик мәктәп укучыларына.

Сугыштан соң ул туган авылында колхозда эшли. Район үзәгенә күчеп килгәч, консерв заводында, җылылык челтәрендә, Пионерлар йортында, Раевка 2нче мәктәбендә мич ягучы булып хезмәт сала.

Шәмсулла Сәйфулла улы Бөек Ватан сугышының беренче көннәреннән алып Җиңү көненә кадәр барып җиткән яугирләрнең берсе. Батыр ветеран белән очрашу мәктәп укучыларында онытылмаслык тәэссоратлар калдырды.
Үз хәбәрчебез.

Ш. С. Төхвәтов.
Читайте нас: