Әлшәй хәбәрләре
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
13 Май 2019, 02:00

Җиңү килде җирне нурга күмеп, Шатлык белән күзне чылатып...

Сугыш елларының куркыныч вакыйгалары ераклашканнан - ераклаша бара, 9 Май бәйрәмендә чал чәчле ветераннарны елдан-ел сирәк күрәбез, бу тантана безнең өчен милли горурлык һәм хәрби дан символы, иң якты, бөек һәм изге көн булып мәңге хәтердә калачак.

Сугыш елларының куркыныч вакыйгалары ераклашканнан - ераклаша бара, 9 Май бәйрәмендә чал чәчле ветераннарны елдан-ел сирәк күрәбез, бу тантана безнең өчен милли горурлык һәм хәрби дан символы, иң якты, бөек һәм изге көн булып мәңге хәтердә калачак.


Быелгы Җиңү бәйрәмендә дә барлык ветераннарга, сугыш чоры балаларына, тыл эшчәннәренә хөрмәт күрсәтеп, “Туган ил-Ана” монументы янына бик күп халык җыелды. Тантана район җитәкчеләре, шәрәфле шәхесләрнең Мәңгелек утка чәчәкләр салуыннан башланып китте. Яугирләрнең туруннары горурлык белән почетлы каравылга басты.


Халык тын калды. Метроном тавышы астында Җиңү хакына гомерләрен биргән миллионлаган ватандашларыбыз, шул исәптән алты меңгә якын әлшәйлеләрне бер минут тын торып искә алабыз. Менә салют тавышы яңгырый һәм һавага төсле шарлар очырыла, аннары бәйрәм парады башлана.

Бөек Ватан сугышы символларының берсе - легендар “Виллис” автомобилендә хезмәт ветераны, районның шәрәфле шәхесе Солтангәрәй Әделгәрәй улы Кираев, әтисе - сержант Петр Степанович Чибизовның фоторәсемен тоткан офицер, запастагы подполковник Владимир Петрович Чибизов почетлы урын алган.

Яугирләрнең варислары “Үлемсез полк” сафына басты. Алар Бөек Ватан сугышында катнашкан әтиләре, картәтиләре һәм карт картәтиләренең портретларын тотып, гомумрусия гражданлык-патриотик акциягә кушылды.

Тигез сафларда барабанчы кызлар атлап уза. Булачак Ватан сакчылары колоннасы үтә, алар артыннан гомуми белем бирү учреждениеләре укучылары отрядлары, район үзәгенең балалар бакчалары тәрбияләнүчеләре килә. Район җитәкчеләре, чик буе хезмәте ветераннары, яугир-интернационалистлар, танкист-гвардиячеләр үтә...

Совет мәйданында тантаналы митинг башлана. Аны район хакимияте башлыгы урынбасары А. Т. Солтанголов ача: “Без бүген гомерләрен дә аямый туган җиребезгә тынычлык китергәннәрне искә алырга җыелдык. Курку белмәс Бөек Ватан сугышы яугирләре истәлегенә Мәңгелек ут яна, геройларның исемнәре йөрәкләребездә мәңге саклана...”.

“1945 елның җиңү языннан соң 74 ел үтеп китсә дә, безнең өчен аннан да изгерәк һәм тантаналы бәйрәм юк. Туган илебезнең бәйсезлеге өчен көрәшкән халыкның үлемсез батырлыгы турында истәлек һәр беребезнең йөрәгендә яши.

Кызганычка каршы, елдан-ел ветераннар сафы сирәгәеп бара, әмма һәр югалту сугыш утын үткәннәргә карата ихтирамыбызны тагын арттыра. Бүген районыбызда җиде Бөек Ватан сугышында катнашучы яугир, 263 тыл эшчәне яши, – диде район хакимияте башлыгы Д. Р. Мостафин ветераннарга, тыл эшчәннәренә, тол хатыннарга, сугыш чоры балаларына хәрби һәм хезмәт батырлыклары өчен рәхмәт белдереп.

Митингта катнашучыларны БР Дәүләт җыелышы – Корылтай депутаты Т. Р. Гыйльмияров, “Россельхозцентр”ның республика буенча филиалы җитәкчесе, БР авыл хуҗалыгы атказанган эшлеклесе Р. С. Кираев, Әлшәй һәм Дәүләкән районнары һәм Дәүләкән шәһәре хәрби комиссары В. П. Яблонский, Русия Федераль иминлек хезмәте чик буе гаскәрләренең отставкадагы полковнигы, Әфганстандагы сугыш хәрәкәтләре ветераны, Кызыл Йолдыз ордены кавалеры П. И. Забатурин, запастагы кече сержант А. С. Локманов та ихлас котлады. Яшьләр исеменнән Раевка 4нче урта мәктәбенең 11 сыйныф укучысы Л. Зыякаев чыгыш ясады.

Бәйрәм концерт программасы белән дәвам итте, анда район мәдәният бүгененең әйдәүче коллективлары, шул исәптән балалар сәнгать мәктәбе, 2нче, 4нче мәктәпләр, М. Буранголов исемендәге башкорт лицее, гимназиянең вокаль-инструменталь ансамбльләре, Аксен авылының бию коллективы һәм башкалар катнашты. Республиканың атказанган мәдәният хезмәткәре Наил Шәймәрданов якташларына моңлы җырларын бүләк итте.

“Лачын” спорт сараеның Шакирҗан Хөсәенов җитәкчелегендәге яшь каратистлары чыгышын, хезмәт ветераны Нина Петровна Семененконың илһамланып шигырь сөйләвен бәйрәмдә катнашучылар көчле алкышларга күмде.

Күңелләрне дулкынландырып сугыш чоры һәм сугыштан соңгы еллар җырлары яңгырады. Әйе, үткәннәр онытылмый. Үз гомерен корбан итеп Җиңү яулаган яугирләрнең исемнәре йөрәкләребездә мәңге саклана...


Ирина ВЛАДИМИРОВА.
Читайте нас: