Әлшәй хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
13 Май 2019, 02:00

Тактаташка чәчкәләр салып, яугирләрне искә алыгыз...

9 май - Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 74 еллыгын бәйрәм иткән көнне Шафран авылында чын мәгънәсендә дулкынландыргыч вакыйга булды...

9 май - Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 74 еллыгын бәйрәм иткән көнне Шафран авылында чын мәгънәсендә дулкынландыргыч вакыйга булды – Туганнар каберлегендәге һәйкәл алдында Туган илебезне дошманнан саклап үз гомерен корбан иткән яугирләр истәлеге хөрмәтенә хәрби дан уты кабызылды

.

Мәңгелек ут булдыру турында карар бер ел элек кабул ителгән иде, монда шафранлылар һәм авылдан чыккан кешеләрнең тырышлыгын бәһаламау мөмкин түгел. Эшкә бөтен авыл белән тотындылар. Наил Дәүләтов, Игорь Анненков һәм Лариса Кузнецова (Белан) кергән инициатива төркеме бу изге эшкә акча җыйды. Һәм менә чәчкәле май иртәсендә биш почмаклы бронза йолдызның чагу ялкыны тирә-якны яктыртты.


Традиция буенча шафранлылар “Үлемсез полк” акциясендә катнашты. Алар әтиләре, картәтиләре һәм карт картәтиләре фоторәсемнәрен тотып, урамнар буйлап узды. Бөек Җиңү көненә багышланган тантаналы митингны Шафран авыл биләмәсе башлыгы Р. Р. Солтанов ачты. Район хакимияте башлыгы Д. Р. Мостафин һәм башка абруйлы кунаклар Бөек Ватан сугышы ветераннарын һәм тыл эшчәннәрен бәйрәм белән котлады һәм рәхмәт сүзләрен җиткерде.

Шафранлылар “Истәлек” Бөтенрусия хәрби-патриотик акциясенә дә кушылды. Билгеле булуынча, былтыр Русия оборона министры Сергей Шойгу РФ Кораллы Көчләренең төп гыйбадәтханәсен булдыру турында карар кабул итте. Кыска вакытта, ә төзелеш 2020 елның 9 маена тәмамланырга тиеш, чиркәү генә түгел, башка җиһазлар һәм ансамбльләр дә булдырылачак. Моннан тыш, гыйбадәтханәнең тарихи-мемориаль комплексында яу кырларында һәлак булган һәм хәрби госпитальләрдә каты яралардан вафат булган яугирләр җирләнгән туганнар каберлекләреннән истәлеккә бер уч туфрак китереләчәк. Акция Русия территориясендә, шулай ук чит илләрдә совет солдатлары җирләнгән урыннарда үтәчәк.

Шафран Туганнар каберлегендә 1941 елдан 1947 елга кадәр госпитальдә авыр яралардан вафат булган фронтовиклар җирләнгән, - диде районның хәрби комиссары В. П. Яблонский. - Соңгы мәгълүматлар буенча, монда 373 солдат җирләнгән. Вафат булган яугирләрнең истәлеген мәңгеләштерү өчен туфрак салынган махсус капсуланы без Русия Федерациясе Кораллы Көчләренең Төп гыйбадәтханәсе мемориаль комплексына тапшырачакбыз.

Капсуланы тутыру хокукы Шафран урта мәктәбе укучыларына бирелде.

Арытабан чарага җыелучылар бер минут тын торып, һәлак булганнарны искә алды һәм һәйкәлгә веноклар, чәчкәләр салды, бәйрәм залпы да яңгырады. Балалар зәңгәр күккә шарлар очырды, абруйлы кунаклар, ветераннар һәм укучылар ашыкмый гына рәтләр буйлап үтте һәм ак мәрмәр плитәләргә чәчкәләр салды.

Дошманга баш имәгән һәм Ватан өчен гомерен аямаган солдат батырлыгы символы булып Мәңгелек ут яна. Каһарман яугирләрне онытмау һәм яшь буында аларга карата тирән хөрмәт тәрбияләү – һәрберебезнең изге бурычы.

Айгөл МӨХӘММӘТДИНОВА.

Автор фотосы.
Читайте нас: