Әлшәй хәбәрләре
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
16 Май 2019, 02:00

Геройның батырлыгы мәңге онытылмый

Пионерлар йортының “Эзләнү” студиясенә йөрүче укучылар Слак авылында Бөек Ватан сугышы ветераны Миннәт Зиннәт улы Ульданов белән очрашты.

Пионерлар йортының “Эзләнү” студиясенә йөрүче укучылар Слак авылында Бөек Ватан сугышы ветераны Миннәт Зиннәт улы Ульданов белән очрашты.
Миннәт Зиннәт улы 1923 елның 7 ноябрендә Слак авылында дөньяга килә, алты сыйныфны тәмамлаганнан соң, Кемерово шәһәренә китә, анда шахтада эшли. Аннары аны армиягә алалар. 1942 елның февралендә хәрби ант кабул итә. Шушы елның 2 октябреннән Җиңү көненә кадәр 664нче укчылар полкында бик күп шәһәрләрне илбасарлардан азат итүдә, Польшадагы яуларда катнаша. Аннары 469нчы артиллерия полкында сержант званиесендә орудие командиры булып хезмәт итә. Варшава өчен барган алышларда аягы һәм кулбашы яралана. Җиңүне Германиядә, Дрезден шәһәрендә каршылый.

-Сугышның башыннан ахырына кадәр утлы яуларда катнаштым. Минем кебек яшләргә повестка бирделәр һәм эшелоннарга төяп, фронтка озаттылар. Сугышның беренче елы аеруча авыр булды. Немецлар илебезгә бик тиз басып керде. Авылларны таладылар, карт-коры, хатын-кызларны һәм балаларны һәлак иттелёр, йортларны яндырдылар. Без юньләп ата да белми идек. Шушы елны сугышка алынганнарның күбесе һәлак булды. Бүген дә туганнар каберлеге, әллә күпме яшь егетләрнең үле гәүдәләре күз алдымда...

Пушка-гаубицаларны үзебез тарттык, атларны да җигә идек. Алар да кешеләр белән беррәттән сугыш авырлыкларын кичерде, башларын аска иеп пушкаларны тауга да тартты, сазлыктан да чыгарды. Арытабан фашистларны туган җиребездән куа башлагач, хәлебез бераз җиңеләйде, кәефләр дә күтәрелде. Дрезден шәһәрендә мин озак көтелгән Җиңүне каршыладым. Ә өйдә мине түземсезлек белән әти-әнием һәм картәнием көтә иде, - дип хәтер йомгагын сүтте фронтовик.

Сугыштан соң ул туган авылына кайта. “Коммунист” колхозында сөт җыючы, фермада терлекче булып хезмәт сала, азык хәзерли. Миннәт Зиннәт улының хезмәт стажы – 44 ел. Тормыш иптәше белән дүрт бала тәрбияләп үстерәләр. Яугир хәзер оныкларының һәм туруннарының уңышларына шатланып яши. Укучылар Җиңүгә лаеклы өлеш керткән ветеранга ныклы сәламәтлек һәм күңел күтәренкелеге теләп хушлашты.

Зилә Җәлилова,

Пионерлар йорты педагогы.
Читайте нас: