Әлшәй хәбәрләре
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
17 Май 2019, 02:00

Кешеләр бездә ихлас һәм ярдәмчел

Һәр ел май бәйрәмнәрендә авылларыбызда зиратларны төзекләндерү буенча өмәләр үтә.

Һәр ел май бәйрәмнәрендә авылларыбызда зиратларны төзекләндерү буенча өмәләр үтә. Халык күрсәтмә бирүне дә көтеп тормый, мәңгелек йортны чистартуга һәм җыештыруга бердәм чыга, килеп туган мәсьәләләрне дә бергәләп хәл итә. Кайчандыр аерым авыл булган, хәзер район үзәгенә караган Яңавылда яшәүчеләр дә шундыйлар исәбендә.
Былтыр “Безнең авыл” инициатива бюджеты проектын тормышка ашыру нәтиҗәсендә тау битләвендәге Яңавыл зираты яңа койма белән уратып алынды. Акча район һәм авыл биләмәсе бюджетыннан бүленде, бер өлешен авыл кешеләре үзләре җыйды, иганәчеләр дә үз өлешен кертте. Быел яз “Яшел Башкортстан” бердәм республика акциясе кысаларында зират коймасы буйлап 70 карагай утыртылды. Бу изге эштә район үзәге оешмалары ярдәм итте, Яңавылда яшәүчеләр үзләре дә акциядә зур теләк белән катнашты.
-Бездә халык ярдәмчел, чакыру белән эшкә бердәм чыгалар, - ди инициатива төркеме әгъзасы Лена Сәйфетдинова. – Менә быел да чираттагы өмәгә бидрәләр, көрәкләр, секаторлар тотып, дәррәү эшкә тотындылар. Иң башта иске койманы алып ташладык, чүп-чар һәм кипкән үләнне җыйдык, биек һәм матур булып үсүләрен теләп, яшь карагайларга су сиптек.
Көнүзәк мәсьәләләрне тикшерү эшне тәмамлаганнан соң үзенә күрә бер матур традициягә әверелгән чәй табыны артында дәвам итте. Көзен тагын өмәгә чыгарга һәм гомум тырышлык белән җирләү кирәк-яракларын саклау өчен яңа йорт күтәрергә карар итте яңавыллылар.
-Безнең башлангычларыбызны хуплап торган район хакимияте һәм Раевка авыл биләмәсенә рәхмәт белдерәсе килә. Шулай ук иганәчеләр – Стәрлетамактан Рөстәм Минһаҗевка, Сергей Байгуҗинга (“Раевсахар” җәмгыяте), Ринат Кәлимуллинга (җылылык челтәрләре), Сергей Фоминга (“Ремстройкомплект” җәмгыяте), малтабарлар Руслан Ахунов, Рәсүл Шәмсетдинов, Нияз Алтынгуҗин, Зәбир Гаетов һәм Ринат Зариповка, Яңавыл авылы һәм яңа бистә халкына, раевкалыларга, гомүмән, изге эшкә үз өлешен керткәннәрнең барысына да зур рәхмәт. Яныбызда ихлас һәм ярдәмчел кешеләрнең күп булуына куанып бетә алмыйм, - дип өстәде Лена Габдулла кызы.
Зилә ВӘЛИУЛЛИНА.
Фото: Яндекс
Читайте нас: