Әлшәй хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
21 Май 2019, 02:00

Русиядә сугыш җиле кагылмаган гаилә юк

Ветеран-әлшәйлеләр Мәскәүдә “Үлемсез полк” сафында катнашты.

Ветеран-әлшәйлеләр Мәскәүдә “Үлемсез полк” сафында катнашты.
Бу гражданлык-патриотик акциясендә катнашу өчен чакыру кәгазен Бөек Ватан сугышында катнашучы Рәшит Галинур улы Гобәйдулин һәм аны озатып йөрүче Сәүгән Бәдретдин улы Таҗиев алды. Алар сәфәрләреннән алган тәэссоратлары белән уртаклашты.
- 9 Майда Кызыл мәйданда Бөек Җиңүнең 74 еллыгы уңаеннан үткәреләчәк тантаналарга исемле чакыру кәгазьләре буенча гына эләгергә мөмкин иде. Мәскәүгә баруда безгә район ветераннар советы рәисе Фәрит Гобәй улы Хәйбрахманов зур ярдәм күрсәтте. Төрле елларда бу датаны бәйрәм иткәндә үз инициативабыз буенча без Рәшит Галинур улы белән башкалага, шулай ук Волгоградка, Санкт-Петербургка һәм Казанга барган идек инде. Илебез Президенты указына ярашлы, май бәйрәмнәрендә сугыш ветераннары һәм инвалидлары һәм аларны озатып йөрүчеләр өчен Русиянең бөтен территориясендә дә тимер юл транспортында бушлай йөрү кертелде. Чиләбе-Мәскәү поездында безне якты йөз белән каршы алдылар, бүләкләр тапшырдылар. Башкалага килеп төшү белән, без 3 майда юлга чыккан идек, безне шунда ук Казан вокзалындагы Кунаклар бүлмәсенә алып киттеләр, аннары Измайловодагы кунакханә комплексына, “Гамма” кунакханәсенә илтеп куйдылар. Без Урта Азия, Кырым, Түбәнге Новгород һәм Владивостоктан килгән делагация төркеменә эләктек. Кырым ветераннары белән 2017 елда очрашкан идек инде. Көн саен шәһәр буйлап экскурсияләр оештырылды, һәркем теләге буенча музейга, филармониягә һәм концерт залларына бара алды... – ди С. Б. Таҗиев.
- Барысы да бик яхшы булды, хәтта кайтасы да килми башлады, - дип дәвам итте Р. Г. Гобәйдуллин. – 9 майда Лужникида экскурсиядә булганнан соң безне автобуста Кызыл мәйданга, кунаклар трибунасына алып бардылар, анда ирекмәннәр ветераннарга игътибар һәм хәстәрлек күрсәтте – печенье белән кайнар чәй тәкъдим итте. Аннан соң бөтен халык белән, ә алар миллионнан артык кеше иде, “Үлемсез полк” сафына кушылдык, ул өч сәгать дәвам итте. Хәрәкәт Тверь урамының Бульвар кулчасы белән кисешкән җирдән, “Пушкин” метросыннан башланды. Унан инде Кремль ягына борылдык. “Үлемсез полк”та катнашучыларның күплеге хәйран калдырды. Бу акциянең үткәрелүе бик мөһим. Яшьләр Бөек Ватан сугышы фронтларында башын салган картәтиләрен һәм карт картәтиләрен онытмасын. Башка бервакытта да сугыш булмасын.
Хәтерегезгә төшерәбез, “Үлемсез полк” тарихы 2007 елдаТөмәндә башланды, анда беренче тапкыр оештырылган бу акция“Җиңүчеләр парады” дип аталды. 2015 елда ул Гомумрусия акциясенә әйләнде. Бүген кешеләр төрле шәһәрләрдә һәм районнарда мондый маршларга фронтовиклар туганнарының фоторәсемнәрен алып чыга. Якташыбыз, 80 яшьлек Сәүгән Таҗиев та яу кырларында хәбәрсез югалган әтисе Бәдретдин Сәйфетдин улының портретын тотып Кызыл мәйданнан үткән.
Ирина ВЛАДИМИРОВА.
Бөек Ватан сугышында катнашучы Рәшит Гобәйдуллин һәм балачагы сугыш чорына туры килгән Сәүгән Таҗиев Кызыл мәйданда.
Читайте нас: