Еллар үткән саен без сугыш ветераннары, тыл эшчәннәренең каһарманлыгы турында күбрәк уйланабыз, ул буын кешеләренең түземлеге, тырышлыгы, чаялыгына, нинди генә авырлыкларга очраса да бирешми яшәүгә, матур киләчәккә омтылуларына сокланабыз. Бүгенге мәкаләмнең геройлары да каһарманнар буыныннан, алар - Чебенле авылында яшәп, матур гомер юлы үткән Рәйсә Рафыйкова һәм Рәйсә Шәйхетдинова.
Сугыш башланганда 15 яшьлек кенә Рәйсә Гарифулла кызы да башка балалар кебек өлкәннәр белән беррәттән, колхоз басуларында тир түгә. Арытабан аны Дәүләкәндәге механизаторлар курсына укырга җибәрәләр. “Болт, гайка дигән сүзләрне дә аңламыйм, русча бөтенләй белмим. Әмма дүрт айдан соң тырышлыгым, ныкышмалылыгым аркасында курсны “отлично”га тәмамлап кайтып, комбайнчы булып эшли башладым. Ярдәмчем итеп Мәрхәбә Гыймранованы тәгаенләделәр”, - дип хәтерли ул елларны тыл ветераны.
Ниһаять, җиргә 1945 елның Җиңү язы килә. Сугыштан бер-бер артлы яугирләр кайта башлый. 19 яшьлек Рәйсә дә шушы елда тормыш иптәшен очратып, фронтовик Бәхтияр Рафыйовка кияүгә чыга. Алты балага гомер бүләк итеп, матур тәрбия биреп үстерделәр, соклангыч пар булды Рафыйковлар. Дүрт яшеннән әнисез калып, балалар йортында тәрбияләнгән, тормышның әче-төчесен күп татыган Бәхтияр абый да гомере буе кешеләргә яхшылык эшләп, канәгать булып яши белде. Үзем дә мәктәптә эшләгән дәвердә аларны үрнәкле әти-әни, тырыш, уңган, тәрбияле авылдашлар буларак укучылар белән очрашуларда, класс сәгатьләрендә еш чакыра торган идем.
Кыпчак-Аскар авылында 1929 елда туган Рәйсә апа Шәйхетдинова да сугыш чоры балалары күргән михнәтләрне татып үскән. Сугыштан соң да дөньялар тиз генә җайланып китмәгән бит әле. Нинди генә юклык заманда яшәсәләр дә, Рәйсә Хисаметдин кызы да үз алдына анык максатлар куеп, зур тырышлыклар салып, Уфа китапханә техникумын тәмамлый. 1950 елда юллама буенча Чебенле авылына эшкә килә. Һәм шунда торып та кала, Йомагол абый Муллагилдин белән гаилә корып, дүрт бала тәрбияләп үстерәләр.
Үзенең яраткан эше турында сөйләгәндә Рәйсә апаның бүген дә күзләре янып китә: “Халыкның рухын күтәрү, аларны клубларга, китапханәләргә җәлеп итү, кичләрен концерт, спектакльләр кую – барысы да безнең елкәдә булды. Урак чорында басуларга чыгып, механизаторлар алдында концертлар белән чыгыш ясыйбыз, кичләрен хезмәт алдынгылары турында “Дан бите” гәзите чыгара идек”, – дип хәтерли хезмәт ветераны. Тырышлыклары бушка китми. Чебенле китапханәсе күп тә үтми, район буенча алдынгы урыннарга чыга. Яшь китапханәче тагы да дәртләнебрәк эшли башлый, абруе да арта. Авылда радиоузел барлыкка килгәч, бөтен халык “Чебенле Левитаны” тип йөрткән Рәшит абый Гыйльманов белән колхоз яңалыклары, авыллардагы җитешсезлекләр, яхшы гаиләләр, начар гадәтле кешеләр турында радио тапшырулар әзерләп эфирга чыгаралар. Халык арасында абруе зур булган Рәйсә Шәйхетдинованы авылдашлары күп тапкырлар депутат итеп тә сайлый.
Менә шундый соклангыч тыл эшчәннәре, ике Рәйсә апа яши безнең авылда. Икесе дә бик ихласлар, аралашырга яраталар, бүгенге тормышларыннан канәгать, балаларына рәхмәтле булып, һәр аткан таңга куанып гомер кичерә алар.
Озын гомерле Рәйсә апалар.