Әлшәй хәбәрләре
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
24 Май 2019, 02:00

Яугирләр истәлегенә Җиңү аллеясе

Трунтаиш халкының, шушы авылда туып-үскән кешеләрнең бердәмлеге һәм эшсөярлегенә, активлыгына, туган ягын чиксез сөюенә сокланмау мөмкин түгел.

Трунтаиш халкының, шушы авылдан чыккан кешеләрнең бердәмлеге һәм эшсөярлегенә, активлыгына, туган ягын чиксез сөюенә сокланмау мөмкин түгел.


Я алар кыска гына вакыт эчендә, әйтүе генә җиңел, миллион сумнан (!) артык акча җыеп һәм авыл зиратын уратып, бөтен республикада билгелелек ала. Я һәр елны май бәйрәмнәрендә зиратны тәртипкә китерү өчен өмәләргә йөзләгән кеше җыела, хәтта ерак яклардан махсус кайталар, я җәй көннәрендә мәдәният йортында матур концертлар оештырып, бөтен тирә-як тамашачыларын хәйран итәләр. Ә быел матур эшләре белән тагын таң калдырдылар.


-Авылның Гөлчәр тавы итәгендә Бөек Ватан сугышының 74 еллыгына багышлап, “Яшел Башкортстан” акциясе кысаларында Җиңү аллеясе булдырып, агачлар утырттык, - ди изге эшләрне башлап йөрүчеләрнең берсе, мәгариф ветераны Лилия Буранбаева. – Гөлчәр тавы – трунтаишлыларның яраткан ял итү урыны. Ул авылга кергәндә үк үзенең ап-ак зифа каеннары белән юлчыларны әллә каян сәламләп тора. Ләкин каеннар соңгы елларда сирәгәйде, шуңа да бик күпләр бу урманлыкны куертып, матурлау теләге белән яна иде. Шуларның берсе – авылның иң актив егете Илдус Әхмәдуллинның тәкъдиме белән агач утыртуны оештырырга булдык.

Бу эшне тынгысыз якташыбыз Рәмил Латыйпов үз өстенә алды. Билгеләнгән көнне дәррәү эш башладык. Халык шулкадәр күп җыелды, читтән карап торсаң, бер зур кырмыска оясы диярсең. Мәктәп укучылары, укытучылар, авылдашларыбыз тырышлыгы белән утлы яуга киткән 513 яугир истәлегенә шуның кадәр яшь үсентеләр утырттык.

Бу өмә трунтаишлыларның бердәмлеген тагын да бер кат исбатлады. Еллар үтәр, тау итәгендәге Җиңү аллеясендә агачлар шаулап үсәр һәм яшь буынга бүгенге матур тормыш бүләк итәр өчен гомерләрен корбан иткән яугирләрне хәтерләтеп торыр. Шушы саваплы эштә катнашканнарның барысына чиксез рәхмәтлебез! – диде Лилия Вәлиәхмәт кызы.

Зилә ВӘЛИУЛЛИНА.
Читайте нас: