Әлшәй хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
28 Май 2019, 02:00

“Балалар бакчасы” тукталышыннан – “Мәктәп” тукталышына

2019 ел Русиядә Театр елы дип игълан ителде.

2019 ел Русиядә Театр елы дип игълан ителде. Башкортстанда да ул тулы куәтенә бара. Илебезнең барлык театрларында яңадан-яңа тамашалар әзерләнә, спектакльләр куела.
Яшь буынга аерым игътибар бүленә, чөнки без балаларыбызның мәдәниятле, тәртипле һәм белемле булып үсүләрен телибез. Бу эштә мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләренең ярдәме зур.
Май ахырында 7нче балалар бакчасындагы әзерлек төркеменә йөргән нәниләрнең чыгарылыш кичәсе була һәм ата-аналарны “Балам нәрсәгә өйрәнде?”, “Ул математикага, вокалга яки башка өлкәдә сәләтлеме?” дигән сораулар борчый.
Ел башыннан без балаларның сәхнәдә ничек чыгыш ясауларын күзәттек, аларның кичәләрдә артистларча уйнаганын, шигырь сөйләгәнен, җырлаганын сокланып карадык. Улар һәр чыгышка җаваплы карый, тамашачылар алдына чыкканчы һәр номерны җентекләп өйрәнә. Яңа елда “Кышкы әкият” күрсәттеләр. Бу чын мәгънәсендә театрлаштырылган матур тамаша булды, залга кече төркемгә йөрүчеләр дә җыелган иде. Алар да тамашаны тын да алмый карады.
Кичке табын артында әти-әнисе, кечкенә кызлары кышкы тылсым ияләре - Кыш бабай, Карсылу турында фикер алыша... Тамашаның эчтәлеген бер сүз белән генә аңлатырлык түгел, әмма ул чагу, кызыклы һәм фәһемле булды.
Монда 7нче балалар бакчасы коллективының һөнәри осталыгын билгеләп үтмәү мөмкин түгел. Тәрбиячеләр Надежда Николаевна Иванова, Валентина Николаевна Хәбибуллинага чиксез рәхмәтлебез.
Тормыш юллары бик катлаулы, дөньяда авырлыклар җитәрлек, әмма әти-әнисе, тәрбиячеләре биргән белем балага киләчәктә ярдәм итәр, аны көчле рухлы, гадел һәм акыллы булырга өндәр. Бакча мөдире Ләйсән Фәһим кызы Мамаева җитәкчелегендәге тату коллектив балаларыбызга тормышка дөрес юл күрсәткәндер, дип уйлыйм. Тәрбиячеләр, аларның ярдәмчеләренә, методист, логопед, музыка укытучысы, шәфкать туташы, пешекчеләргә һәм бер сүз белән әйткәндә балаларыбызны тәрбияләүдә катнашканнарның барысына да аерым рәхмәтләребезне җиткерәбез.
Тиздән һавага төрле төстәге шарлар күтәрелер. Алар бөтен борчылуларны һәм күңелсез хәлләрне үзләре белән алып очсын, балаларыбызны тормыш юлыннан сәламәтлек, уңыш, иминлек, туганнарының һәм якыннарының сөюе озата барсын. Без ”Паровозик”ның бөтен пассажирларына, алар 28 майда “балалар бакчасы” тукталышыннан “1 сыйныф” тукталышына юнәләчәк, иң изге теләкләр генә юллыйбыз.
Раевка 7нче балалар бакчасының “Одуванчик” мәктәпкә әзерлек төркеменә йөрүче нәниләрнең ата-аналары исеменнән Елена УЛЬМАСОВА.
Читайте нас: