Язгы басу эшләре тәмамлану белән элек-электән барлык халык бергә жыелып сабан бәйрәме үткәргән. Гасырлар дәвамында бу бәйрәмнең үз йолалары һәм традицияләре барлыкка килгән, әмма һәр яңа буын аларга ниндидер аерым элементлар керткән, яңалык өстәгән.
Һәрвакыттагыча, сабантуй башлануын белдереп һәм бәйрәм кәефен тудырып зур флеш-моб үтте. Анда районыбызның даны һәм горурлыгы булган күренешләр ачык чагылды. Сабантуйны элек –электән аксакаллар ачкан, быел бу хокук авыл хуҗалыгы ветераны Анатолий Кадысевка, районның шәрәфле шәхесе Фәрит Хәйбрахмановка һәм Хәрби-диңгез флоты ветераны Октябрь Ганиевка бирелде. Иң яхшы спортчылар һәм алдынгы авыл эшчәннәре озатуында флагны фермер Наил Галиәкбәров белән “Башкортстан игенчелек компаниясе” механизаторы Рөстәм Хәйретдинов күтәрде.
Игенчеләрне тәбрикләп район хакимияте башлыгы Дамир Мостафин, Монополиягә каршы федераль хезмәтнең Башкортстан Республикасы буенча идарәлеге җитәкчесе Андрей Хомяков, Дәүләт думасы депутаты Алексей Изотов, БР Дәүләт җыелышы-Корылтай депутаты Антон Матренин, мәдәният министры җитәкчесе урынбасары Наталья Лапшина изге теләкләрен җиткерде. Арытабан да эшләрендә уңышлар теләп хезмәт алдынгыларына лаеклы наградалар тапшырыла.
“Бердәмлек” фестивален ачу тантанасы, ул быел унбишенче тапкыр узды, чын Бразилия карнавалын хәтерләтте. Чагу костюмнар,төрле ил халыкларының дәртле биюләре, күңелле музыка, җырлар, бу кадәр экзотик күренешләргә хәйран калып, бар халык тамашаны тын да алмый күзәтте. Филипп Боссан билгеләвенчә, фестиваль 2020 елда республикада узачак Бөтендөнья фольклориадасының үзенчәлекле репетициясенә әйләнде.
-Җир йөзендәге барлык кешеләрне, нинди милләттән, нинди расадан булуына карамастан, мәдәният берләштерә. “Бердәмлек” фестивале ярыш түгел. Ул – фольклор, изгелек һәм дуслык бәйрәме. Аның максаты - җирдә яшәүче халыклар арасында тынычлык тантана итсен өчен кешеләрне берләштерү, - диде CIOFF комитеты президенты Филипп Боссан.
Бу матур тамашаны Әлшәй гүзәлләре – “Һылыуҡай” республика конкурсы җиңүчеләре Әлфинә Кашапова белән Ләйлә Шәкүрова алып барды.
Карнавалдан ат чабышларына
Сабантуйның йөзек кашы булган бәйге мәйданнан тантаналы рәвештә хезмәт алдынгылары колоннасы үткәч башланды. Менә сыбайлылар ярсу чабыш атларында кулча юлдан җилдәй җилеп үтә. Әмма уңыш, һәрвакыттагыча, көчлеләргә генә түгел, мондый бәйгеләрдә еш катнашып, тәҗрибә алган сыбайлыларга да елмайды.
Саф токымлы атлар бәйгесендә 1600 метр арада Риск кушаматлы атта Илдар Гаффанов (балалар-үсмерләр спорт мәктәбе) тәүгеләрдән булып килде, “Заря”дан Сергей Александров Лимпира кушаматлы атта - икенче, Әхмәтгәрәев крестьян-фермер хуҗалыгыннан 15 яшьлек Никита Шварев Агний айгырында өченче урынны алды. Башкорт токымлы атлар ике түгәрәк – 3200 метр араны үтте. Бу чабышларда да Гусар кушаматлы атта Илдар Гаффанов (балалар-үсмерләр спорт мәктәбе) җиңүче булды. Илнур Галиәкбәров үзенең Ласточкасында (Галиәкбәров крестьян-фермер хуҗалыгы) – икенче һәм Карлугач кушаматлы алашада Вилдан Искәндәров (Аксен колледжы) өченче урынга чыкты.
Тамашачылар тагын да бер традицион ярыш – бригадирлар конкурсын да түземсезләнеп көтте. Тәүдә атны тугарып җигәргә һәм ике капчык иген фуражы тәяп 1600 метр араны үтәргә кирәк иде. Монда инде бригадирлардан осталык кына түгел, җитезлек тә таләп ителде. Ярышта Галиәкбәров крестьян-фермер хуҗалыгы бригадиры Алмаз Әхмәтҗанов җиңү яулады, Сергей Карпов (“Заря”) – икенче һәм Зөлфәт Фазылов (“Раевка” җәмгыяте) өченче урынны алды.
Ә бу тамаша барганда беренче тапкыр коллегабыз, “Әлшәй-ТВ” директоры Илфак Фаризов комментатор ролендә чыгыш ясады. Афәрин! Уңышлар телибез аңа.
Бил бирмәс батырлар һәм йөгерүчеләр
Көрәшчеләр арасында да бәйге кызганнан - кызды. Мавыктыргыч милли көрәш алымнарын күрсәтеп, Флүр Кәримов (60 килограммга кадәр), Алмаз Еникеев (70 кг), Салават Йосыпов (80 кг), Азат Колтлызаманов (90 кг) һәм Айтуган Әхмәтов (90 килограммнан артык) җиңү яулады. 1600 метрга җиңел атлетика узышында ир-егетләр арасында Илнар Ягафәровка, ә гүзәл затлардан Алина Мортазинага тиңнәр булмады.
Тирмәләр дә кунак каршылады
Сабантуй кызганнан-кызды. Тирмәләр шәһәрчегендә дә тормыш кайнады. Авыл хуҗалыгы предприятиеләре, фермер хуҗалыклары һәм авыл биләмәләре быел да берсеннән-берсе уздырып, тирмәләр корган, милли ризыклар әзерләгән, төрле кәсеп үрнәкләрен куйган, алар милли уеннар, җыр-бию белән кунакларны каршылады. Жюри быел да Аксен агросәнәгать колледжы тирмәсен иң яхшысы дип билгеләде, икенче – “Заря” җәмгыяте, ә “Башкортстан игенчелек компаниясе” - өченче урында.
Спорт мәйданчыкларында да киеренке ярышлар барды. Күңелле конкурслар, бәйгеләр, уеннар һәм аттракционнар, һәрвакыттагыча, бик күпләрне үзенә җәлеп итте. Әлшәйлеләр белән беррәттән бу ярышларда CIOFF президенты Филипп Боссаннан башлап, сабантуйга килгән чит ил кунаклары да үз көчләрен сынап карады. Алар җитез генә капкага туп, шайба ыргытты, кемузардан аркан тартышты.
Ә нәниләр үз мәйданчыгында күңел ачты. Балалар сабантуенда башкорт, рус, татар, украин этноихаталары куелган, анда халык көнкүреше һәм кәсепләре белән танышырга мөмкин иде. Осталар шәһәрчеге, бер мизгелгә артист булу мөмкинлеге биргән театр мәйданчыгы, теләсәң, йөгерүдә, көрәштә, гер һәм армспортта спорт рекордлар куй, телисең икән “Халык уеннары каруселендә” әйлән яки табышмак чишеп, Әлшәй сувенирын ал. Ә кыюрак булсаң, концертта катнашып, Тылсымлы таш янында чит ил кунаклары белән фотога төш.
Чит ил кунаклары чыгыш ясаган бәйрәм сәхнәсе янына якын барырлык түгел иде. Якташыбыз Рөстәм Гыйззәтуллинның Әлшәйгә багышланган дәртле җырын “Бердәмлек”тә катнашучылар да күтәреп алды. Ә янәшәдәге тирмәдә тынлыкны туку станогы тавышы гына боза. Монда “Гасырларны-гасырларга бәйләп...” башкорт паласы республика конкурсы уза. Уфа, Бөре, Сибай, Салават, Октябрьский шәһәрләреннән, Миякә, Архангель, Гафури, Бишбүләк һәм, әлбәттә, безнең районнан егерме ике катнашучы палас сугуда ярышты. Жюри әгъзалары һәм тамашачыларның күз алдында гади генә җепләрдән соклангыч бизәкләр хасил булды. Асалы палас сугучылар арасында безнең Зәкирә Воронцовага тиңнәр булмады, ул фестивальнең төп призын алды. “Буй палас” номинациясендә Бөредән Рәзилә Гарифуллина җиңде. Әйткәндәй, ул да безнеке, Трунтаишта туып-үскән. Лауреат исеменә лаек булганнар арасында Кармыш авылыннан Лилия Сәлимгәрәева да бар. “Агыйдел” башкорт художество кәсепләре предприятиесе һәм район мәдәният бүлеге чарада катнашучыларга истәлекле бүләкләр һәм призлар тапшырды.
Сабантуй кунаклары да тукучылар тирмәсендә булып, “Дуслык келәме”н сугуга үз өлешен кертте. Осталар ихатасында алар Миннегафур Зәйнетдиновның кубыз чиртүен тыңлады, башкортларның музыка кораллары, милли киемнәр һәм бизәнгечләр ясаучы халык осталары белән танышты, агачтан һәм киездән эшләнгән әйберләрне карады. Кунакларда бия савып кымыз ясау да зур кызыксыну уятты, бу кәсепне Слак авылыннан елкы үрчетүче фермер Айрат Ганиев тәкъдим итте.
Аксен агросәнәгать колледжы янә чемпион!
Артистлар да, тамашачылар һәм спортчылар да түземсезләнеп сабантуй йомгакларын көтте. Гомум исәпкә елдагыча 1600 метрга җиңел атлетика кроссы, милли көрәш, ат чабышлары һәм тирмәләр конкурсы кертелде. 2019 елның сабантуй җиңүчесе дип Аксен агросәнәгать колледжы (җитәкчесе Р. Р. Әбделвәлиев) танылды. Чемпионга бүләккә чапкычы һәм арбасы белән мотоблок, икенче урын өчен “Башкортстан игенчелек компаниясе”нә (Ю. В. Оренбуркин) суыткыч, өченче урынга чыккан “Заря” җәмгыятенә (Н. М. Әминев) бензинда эшләүче генератор тапшырылды.
Шаулап-гөрләп быелгы сабантуй да узып китте, әмма аның иң чагу мизгелләре бик озак хәтердә сакланыр әле.