Әлшәй хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
14 июнь 2019, 02:00

Радий Хәбиров республика Башлыгы вазыйфасына кандидат итеп күрсәтелде

Конференциядә “Бердәм Русия” төбәк бүлекчәсе Радий Хәбировны 8 сентябрьдә Башкортстан Башлыгы вазыйфасына шушы партиядән кандидат итепкүрсәтте.

Конференциядә “Бердәм Русия” төбәк бүлекчәсе Радий Хәбировны 8 сентябрьдә Башкортстан Башлыгы вазыйфасына шушы партиядән кандидат итепкүрсәтте.
Алдан тавыш бирү процедурасында катнашкан барлык дүрт кандидат та конференциядә катнашучыларга үз программаларын тәкъдим итте. Радий Хәбиров белән бергә РФ Дәүләт думасы депутаты Зариф Байгускаров, республика Хөкүмәте вице-премьеры вазыйфасын башкаручы Борис Беляев һәм “Русия терәге” төбәк бүлекчәсе җитәкчесе Ләйсән Николаева да сайлауларда катнашачак.
-Минем һәм командам эшчәнлегенең төп максаты - республикабызның күпмилләтле халкы мәнфәгатен күзәтү. Без үз эшебезне республикада яшәүчеләрнең теләкләреннән чыгып тормышка ашырачакбыз һәм халык белән гадел булачакбыз, - диде үз чыгышында Радий Хәбиров.
Конференциядә катнашучылар яшерен тавыш бирү үткәрде. 323 делегатның 264е Радий Хәбиров өчен тавыш бирде.
“Башинформ”.
Фото: Яндекс
Читайте нас: