Әлшәй хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
21 июнь 2019, 02:00

“Раевка шикәр заводы – минем язмышым”

Габил Надир улы Рзаев менә 34 ел инде Раевка шикәр заводында хезмәт сала, ул - шикәр складының алмаштыргысыз слесарь-ремонтчысы.

Габил Надир улы Рзаев менә 34 ел инде Раевка шикәр заводында хезмәт сала, ул - шикәр складының алмаштыргысыз слесарь-ремонтчысы.
- Минем язмышым Раевка һәм шикәр заводы белән тыгыз бәйле, - ди Габил Надир улы. Йолдызлар юл күрсәткәнме, әллә язмыш кушуы булганмы, кояшлы Азербайҗан егете белән Башкортстан кызы ерак Киров өлкәсендә очраша. Габил анда хәрби хезмәт үтә, ә яңа гына азык-төлек сәнәгате инженер-технологы дипломы алган кыз юллама буенча шушы өлкәгә эшкә килә. Яшьләр шушында танышып, бер-берсенә гашыйк була һәм тиздән өйләнешә.

Ә 1985 елда яшь гаилә Раевкага күчеп килә. Икесе дә шикәр заводына эшкә урнаша. Шушы дәвердән алып алар шикәр кайнатучыларның бердәм һәм тату коллективында хезмәт сала. Габил Надир улы - шикәр складында слесарь-ремонтчы, ә Зөлфирә Фәйзрахман кызы - ашханә мөдире.

Район сабантуй бәйрәменең бүләкләү тантанасында Габил Рзаев та күпьеллык намуслы хезмәте өчен республиканың Авыл хуҗалыгы министрлыгы Почет грамотасына лаек булды. Бу награданы аңа якташыбыз, профессор, авыл хуҗалыгы фәннәре докторы, “Россельхозцентр”ның республика филиалы җитәкчесе Рөстәм Кираев тапшырды.

Фәнүзә СУФИЯНОВА.

Автор фотосы.

Хезмәтенә күрә хөрмәте.
Читайте нас: