Әлшәй хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
24 июнь 2019, 02:00

50 сумга ничек яшәргә? •

Мәскәү өлкәсендә яшәүче Екатерина бик күп яшь әниләрне борчыган сорау белән мөрәҗәгать итте.

Мәскәү өлкәсендә яшәүче Екатерина бик күп яшь әниләрне борчыган сорау белән мөрәҗәгать итте.


- Владимир Владимирович, мин бүген 10 айлык сабыем белән өйдә утырам. Балага 1,5 яшь тулганчы пособие алачакмын. Баланы бу яшендә балалар бакчасына урнаштыра алмаячакмын, шул рәвешле эшкә чыгу мөмкин түгел. 1,5 яшьтән алып 3 яшькә кадәр балага 50 сум пособие түләнә. Бу хәл кайчан үзгәрәчәк?


- Яшь ярымнан өч яшькә кадәр булган сабыйларга 50 сум түләүләр 1994 елдан башкарыла. Әлбәттә, бу бүген бик аз. Күптән түгел бала пособиесен яшәү минимумының 1,5 өлеше белән түләү кирәклеген ачыкладык. Моны 2 тапкырга кадәр җиткерү кирәк. Якын киләчәктә бу түләүләр балага 3 яшь тулганчы башкарылачак, - диде Президент.


#ВладимирПутин


“Кызыл таң” гәзитеннән.
Читайте нас: