Әлшәй хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
24 июнь 2019, 02:00

Радий Хәбиров Стивен Сигалны җиңгәнме?

Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров социаль челтәрләрдә атаклы Голливуд актеры Стивен Сигал белән көрәш буенча осталык дәресе үткәргән вакытта фикерләре белән уртаклашты.

Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров социаль челтәрләрдә атаклы Голливуд актеры Стивен Сигал белән көрәш буенча осталык дәресе үткәргән вакытта фикерләре белән уртаклашты.


«Яшьлекне искә төшердем һәм күтәреп бәрү кебек нидер ясау теләге зур иде. Ярый әле вакытында "120 килограмлы ир үзе белгән көрәш алымнары белән мине Сабантуйга килгән барлык кеше алдында алып бәрсә" дигән уй килде. Шуңа күрә көрәш техникасын күрсәтү белән генә чикләндек», — дип язган Интернетта Башкортстан җитәкчесе.


Сибайда үткән Инвестиция сабантуена актер Стивен Сигал хатыны Эрдэнэтуяа Бацук белән килде. Әйтергә кирәк, алар 2009 елда гаилә корган.


Ример Насретдинов.

Фото: “Башинформ” агентлыгы.

“Кызыл таң” гәзитеннән.

Читайте нас: