“Исәнмесез! Минем әнием — сабырлыгы, тыйнаклыгы белән үрнәк булырлык кеше. Әгәр кызыксынсагыз, аның турында бер мәкалә язып булыр иде...” Социаль челтәрләрнең берсенә килеп төшкән хат шулай башлана. Ханымның әнисе турында сөйлисе килү теләге шулкадәр көчле иде булса кирәк, җавап язганны да көтмичә, хатның дәвамы килде. Менә ул хат.
“Миңа якты дөньяга килергә ярдәм иткән кеше, “кендек әбием” — ул әти... Себер урманнары аша сузылган юлда, тент белән капланган йөк машинасы арбасында, әниемә авыр газаплар китереп, 4 килограммнан артык булып туганмын. Өлкәдә урнашкан бала тудыру йортына 40 чакрым ара калган булган.
Әти шушы вакыйгадан көчле стресс алган, күрәсең. Әнигә карата кинәт кенә суынуын, миңа, абыемнан соң көтеп алынган кыз балага, әйләнеп тә карамавын башкача ничек аңлатасың?! Хәтерлим, әти эштән кайтуга абый белән икәү кемузардан каршына йөгерәбез. Ул абыемны күтәреп ала, ә мин ишек алдында басып калам... Сабыйлыгым белән моның сәбәбен аңламыйм. Әти читкә типкән саен аңа сарылам, артыннан бер тотам да калмыйм. Машинасын ремонтлаганда ачкыч-чүкеч биреп торам. Миңа карата никадәр битараф булса да, әтине үземне белә-белгәннән бирле яраттым, чөнки аңа булган сөюне һәм ихтирамны йөрәгемә әни артыгы белән салды.
Поселоктан шәһәргә йөреп эшләүче әтиебез эштән соңлап кайткан, еш кына бөтенләй кайтмый калган чакларда әни безгә: “Әтиегез акча эшли”, — дип әйтә торган иде. Кайвакыт аның эштә чаклары бик озакка, айларга сузыла. Әтине таптырып, әнине йөдәтеп бетерәм. Ул бик боек, күңелсез йөри, шулай да безне тынычландыра, “Көтегез, тиздән кайтыр”, дип юата, я булмаса, хат язарга куша. Мин ул хатларны көненә бишне язам, рәсемнәр белән бизим...
Әти өйгә кайткан көн зур бәйрәм була торган иде. Өстәл тулы тәмле ризык, уенчыклар. Уенчыклар, дигәннән, алар, башлыча, абыйга инде. Ләкин абыем кызганмый, алар белән икәү уйныйбыз. Әни, базарга барып, “Әтиең бүләге” дип, матур күлмәкләр алып кайта. Аның эше, чыннан да, акчалы иде. Акчасы булгач, дуслары да күп иде. Әле ауга, әле балыкка дип килеп алалар үзен. Безнең шатлык озакка бармый, әти тагын китеп югала...
Бу югалуларның чын сәбәбен аңлаганда мин инде үзем дә җиткән кыз идем. Бәлки, серне әни әле бик озак чишмәгән булыр иде. Бервакыт ул ныклап чирләп китте. Үзе фельдшер булып эшләүче, күпме кешеләргә сихәтләнергә ярдәм итүче, гомерләрен саклап калучы әниебезнең аяклары йөрмәс булды. Табиблар, кичекмәстән умыртка сөягенә операция ясарга кирәк, диде. Аңа квота юллап, катлаулы операция кичереп, дәваханәдә, ә аннары реабилитация үзәгендә ятканнан соң, ниһаять, өебезгә кайтып кердек. Ишекне ачуга безне... әнинең халатын киеп алган ят хатын каршы алды.
Чынлыкта исә әтиебез гомере буена бер хатыннан икенчесенә йөргән. Шул арада безнең янга — гаиләсенә кайткалап киткән. Гаҗәеп хәл, ничек әни моны безгә бер дә белдерми яши алды икән? Газиз әнкәбезнең түземлеге, сабырлыгы аркасында үзебезне бәхетле — әтиле тоеп үстек бит.
Иң яхшы әти — безнеке дип ышанган кешебез әнигә: “Миңа авыру хатын кирәкми”, дигән үзәк өзгеч сүзләр әйтеп, сөйрәлчек хатынга ияреп чыгып китте. Гомере буена тугрылык саклап, аңа табынып яшәгән әниебезнең йөрәгенә безнең күз алдында күтәрә алмаслык рәнҗү салды. Дөрес, беркадәр вакыттан соң янә әйләнеп кайтты ул. Гафу үтенде, ялварды, әни бу юлы да кичерде үзен. Тагын китте, тагын кайтты...
Бер төндә әтинең, авариягә тарып, авыр хәлдә реанимациядә ятуы турында хәбәр килде. Әлбәттә, бәлагә тарыганын ишеткәч, бармыйча булдыра алмадым. Беркемгә дә кирәге калмаган әтине тәрбияләү миңа һәм үзе дә тернәкләнеп өлгермәгән әнигә калды. Аны айлар буена дәваханәдә бала урынына караган чакларда үз гомеремдә беренче тапкыр әтинең кул җылысын тойдым. Беренче тапкыр бик тансык һәм кадерле “кызым” дигән сүзне ишеттем. Әни кебек үк, мин дә балалык үпкәләрем өчен кичердем, гафу иттем. Ә абый, киресенчә, аңардан суынды, читләште...
Бу вакыйгага инде дистә елга якын вакыт узды. Әти башта коляскада гына утырса, хәзер өй эчендә акрынлап йөри. Аларның туып-үскән төякләренә — Башкортстанга күченеп кайтуларының да файдасы булды. Шөкер, бүген әнинең туган нигезендә икәү тыныч кына гомер кичерәләр. Гаиләм белән һәр җәйдә берәр ай алар янында булам. Үзләрен урманга, су буена алып барабыз. Әтинең оныкларын яратуын, алар белән чыр-чу килүен тыныч кына күзәтә алмыйм, күзләремә яшьләр тыгыла. Бала чагымда миңа бирә алмаган күңел җылысын, игътибарын, назын ул бүген оныкларына өләшә.
Шулай бервакыт, әни белән икәүдән-икәү генә калгач, күптән тынгысызлаган сорауны бирдем:
— Әни, син нигә үзеңне шулкадәр кимсетеп, гомерең буена әтине кичереп яшәдең?
— Мин бервакытта да үзем турында уйламадым, кызым. Балаларым кеше арасында ким-хур булмасыннар, әтиле булып үссеннәр дип тырыштым...
Горурлыгыңны читкә куеп, сынауларны түземлек һәм сабырлык белән кичкән газиз әнкәм, безне — әтиле, оныкларыңны картәтиле иткәнең өчен мең рәхмәт сиңа!..”