Әлшәй хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
27 июнь 2019, 02:00

Ефәк сеңлемнең күргәннәре

Сугыш булмаса, без андый язмышка тарымас идек

Сугыш булмаса, без андый язмышка тарымас идек


Ел саен Җиңү көне алдыннан тетрәнүләр кичерәм. Йөрәк сызлана, моңлана. Сугыш күпме кешенең гомерен өзде. Фронтта гына түгел, тылда да аның ялкыны бәрелми калмады, күңелләребезне ялмады.

Әлбәттә, шул сугыш булмаса, без дә әтиле булыр идек. Бер авырлык күрмәс, ачлыкны татымас, интекмәс идек. Минем берсеннән-берсе матур ике сеңлем исән булыр иде.


Иртә таңнан караңгыга кадәр әти-әни эштә. Эшләре авыр. Ул вакытта хатын-кызлар өчен декрет ялы каралмаган иде. Бала туар алдыннан җиңел эшкә күчерү дә юк. Баласы туганчы хатын-кыз эштә. Еш кына сабыйлар кырда туа иде.

...Әнием эштән авырып кайтты. Әтием аны медпунктка алып китте. Анда куна калганнар. Әнием аннан үле туган баласын күтәреп кайтты. Ул минем 1943 елда туган Мәдинә сеңлем буласы иде.

Ефәк сеңлем сугыштан соң үлде. Бүген сугыш бетте дә, иртәгә бәхетле мул тормыш башланды, дию дөреслеккә туры килмәс иде. Сугышның ялкыны алтмышынчы елларга кадәр сузылды. Илебезнең яртысы Уралга кадәр диярлек җимерелгән иде. Аны тергезү өчен аз көч түгелмәде. Ачлык, ялангачлык, авырлыклар һаман дәвам итте. Әти сугыштан кайтмады. Бер әнигә дүртәүбез. “Нужа” дигән нәрсәне чөмердек кенә. Артыгы белән.

Кояш баерга җыена. Әни эштән кайтып сыер саварга әзерләнә. Без Ефәк сеңлем белән аның янында уралабыз. Чиләккә ак җепләр кебек сузылып, туктаусыз көйләп, сөт акканын күзәтәм. Шулчак сеңлем кинәт кычкырып елап җибәрде. Йөгереп аның янына бардым. Ни күзем белән күрим, сеңлем күлмәге белән сыерның мөгезендә эленеп тора. Сыерга якын барган булган, ә анысы башын чайкап җибәргән уңайга күлмәген эләктергән. Йөгереп килеп әнигә әйттем. Ул, чиләген читкә куеп, сыерның алдына чыкты һәм тиз генә сеңлемне эләктереп тә алды.

Ярый сыер акыллы, мөгезеннән алганны сабыр гына көтеп торды. “Бер үлемнән котылдың бит”, — дип, әни Ефәкне күтәрмәгә китереп утыртты. Шул вакыйга искә төшкән саен йөрәгем жу итеп китә.

Сугыш вакыты. Ашарга берни юк. Бәрәңге чәчәк ата гына башлаган. Бәрәңгеләре борчак зурлыгы гына.

Авылыбыздан ерак түгел Теркелек дигән тау бар. Яланында җиләк күп була. Тауның икенче ягында Атаубаш авылы. Атау елгасы тау-таш арасыннан шул тирәдә чишмә булып чыга да, безнең авылга килә. Суы тәмле дә, салкын да.

Төштән соң гына Теркелеккә өчәүләп: абый, мин, сеңлем менеп киттек. Җиләк тапсак, җыярбыз, җыярлык булмаса, ашарбыз, дигән булдык. Җиләк бар иде, әмма пешмәгән, каты, ямь-яшел. Ефәк җиләкне ашамакчы булгач, аны туктатып, “әйдә, калма”, дип ары киттек. Бераздан әйләнеп карасам, Ефәкнең эзе дә юк.

— Ефәк! Ефәк! Син кайда? Кайтабыз! Монда кил, — дип ары йөгердек, бире йөгердек. Юк.

Ул, мөгаен, кайтып киткәндер, өйдә утырадыр әле, дип абый ашыктыра. Кайттык, сеңлебез юк. Әни эштән кайтмаган. Караңгы төште. Ни эшләргә белми, я өйгә керәбез, я урамга чыгабыз. Әни кайтты, аңа әйт¬тек. Ул күрше-тирәгә дәште. Берничә кеше сеңелкәшне эзләп китте, безне ияртмәделәр. Утыра торгач, йоклап киткәнбез. Иртән белдек, сеңелкәшне тапмый кайтканнар.

Иртән тагын барып көчкә табып алып кайттылар. Ул нык өшегән, теше тешкә тими, үзе калтырап тора. Сөйләшә дә алмый. Әни мичкә ягып җибәрде. Күп итеп әрекмән яфрагы җыеп алып керделәр. Идәнгә юрган җәеп, анда җылытылган әрекмән яфраклары түшәделәр. Ефәкне шунда салып, яфраклар белән урап, төреп куйдылар. Кайнар сөт эчерделәр. Ул аны эчә алмый, көчләп кенә йотты инде.

Пешмәгән яшел җиләкне күп ашаган. Эче күбеп, авыртуга түзә алмый шыңшып елый. Бераз җылына төшкәч, бүрәнә тәгәрәткән кебек бала уралган төргәкне әле бер якка, әле икенче якка озак әйләндереп маташтылар. Шулай тәгәрәтә торгач, эчен йомшарта алдылар. Ниһаять, авыру күзләрен ачты, әкренләп айныды, сөйләшә башлады.

Ул шушы туң җиләкне күп ашап, исереп, башы әйләнеп яткан. Безнең кычкырганны ишеткән, җавап бирә алмаган, аннары талчыгып йоклап киткән. Төнлә уянган, кыштырдаулардан, җилнең агачлар белән уйнавыннан, этләр өрүеннән (бәлки бүре дә улагандыр) куркып, агач башына менгән. Ничек менде икән дип һаман да аптырыйм. Аны тапкан ир баланы шушы агач башыннан ярым үле хәлендә күтәреп алган.

Сеңлебез озак кына чирләп ятты. Аны төрлечә дәваладылар. Төрле үлән төнәтмәләре эчерделәр. Багымчы Бәдерниса әби килеп кот коеп та йөрде. Тырыша торгач, сеңлебез терелде. Тагы бер үлемнән исән калды.

Матур да, уңган да буласы иде ул. Кул эшенә оста булды. Апага бирнәне ул әзерләде. Көннәр буе эш өстендә булды. Апа белән әни колхозда эштә, мин йорт тирәсен карыйм, аш-су белән булашам, ә ул тегә, чигә. Укуын да тик “бишле”гә генә тәмамлап, алтынчыга күчте. Көяз иде. Бизәнергә, төзәнергә яратты. Купшы киенде. Без кигән тышкы тире тунны кияргә теләмәде. Ямьсез, имеш. Әни аңа, назлы кызына, каракүк сатиннан итәге белән пинжәк тегеп бирде. Март аенда шуларны киеп йөрде. Башына юка гына яулык бәйли. Без абый белән тун киябез, мин башка сарык йоныннан бәйләнгән шәл ябынам.

Язгы каникулда салкын тиеп авырып ятты. Әни аңа әйтеп тора, ул тыңламый. Ямаулы, иске, төссез фуфайканы киясе килмәгәндер инде. Яңасы юк иде шул, заманы шундый иде.

Җәй җитте. Әмма язгы әче җилләре, иртәнге-кичке суыклары эзсез үтмәде, сеңлебез тагын чирләп китте. Озак, каты авырды. Төне буе кычкырып елап, әнине чакыра. Әни аны кочаклап янәшәсендә ята. Ул саташа, “әни, мине коткар, минем үләсем килми”, дип кычкыра. Әни күкрәгеннән җанын суырып алырдай булып үрсәләнә, тик ярдәм итә алмый.

Сугышта булып кайткан табиб Галимҗан абый дәвалады аны. Әнигә “менингит” дигән чир булуын әйткән, терелерлек түгел, дигән.

Беркөнне сеңлем:

— Мине бакчага алып чык әле. Бакчабызны күрәсем килә, — диде.

Бәләкәй бакчада да, зурысында да булдык. Һәрбер түтәл янында тукталып, озак кына карап торды, үзе бертуктаусыз сөйли. Бакча артларын да урап килдек.

Бу аның йорт-кура, бакчалар белән хушлашуы булган икән. Шул көнне кичен, кояш баер алдыннан телдән язды, кулларын бутап нидер әйтергә маташты. Аннары кәгазь, каләм сорап алды. Ниндидер сызыклар сызды, нәрсәдер аңлатырга маташты...

Апа белән җизни Карпачауда торалар иде. Аларга хәбәр иттек. Кичкә таба килеп җиттеләр.

— Хәлләрең ничек, сеңлем? Мин кайттым. Сиңа күлмәклек алып кайттым. Әни матур итеп тегеп бирер. Рәхәтләнеп киеп йөрерсең, — ди апа.

Сеңлем дәшмәде. Тирән итеп тын алгандай итте, апага таба әйлән¬гәндәй булды. Селкенеп куйды да, шунда ук тынды. Апаны гына көтеп яткан булган икән. Тынычланып, якты дөньядан китеп барды...

Фәридә СӘЙФУЛЛИНА,

“Кызыл таң”ның элекке әдәби хезмәткәре.

Уфа шәһәре.

“Кызыл таң” гәзитеннән.
Читайте нас: