Әлшәй хәбәрләре
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
28 июнь 2019, 02:00

Бүгенге башкорт нинди булырга тиеш?

Бүген V Бөтендөнья башкортларкорылтаенда Башкортстан Республикасы башлыгы вазифасын вакытлыча башкаручыРадий Хәбиров башкорт халкының иң яхшы сыйфатларын санап чыкты.

Бүген V Бөтендөнья башкортлар корылтаенда Башкортстан Республикасы башлыгы вазифасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров башкорт халкының иң яхшы сыйфатларын санап чыкты. “Безгә булган архаик стереотипны үзгәртер өчен безгә карата булган иске карашларны үзгәртергә кирәк”, - диде ул. Башлык фикеренчә, заманча башкортта ата-бабаларның күп гасырлар буена туплаган акылы, эчкерсезлек, киң күңеллелек, кунакчыллык, хезмәт сөючәнлек һәм заманча үсешкә әзер булу кебек сыйфатлар булырга тиеш. Башкортстан аша Европа белән Азия чикләре үтә, шуңа да без көнбатыш белән көнчыгышның бөтен яхшы сыйфатын тупланганбыз. Образлы итеп әйткәндә, башкорт үз Ватанын яратучы патриот, Ватанына генерал Миңнегали Гобәйдуллин кебек хезмәт итәргә, Мостай Кәрим кебек зирәк, Айрат Шаммазов кебек акыллы һәм белемле, Радик Юлъякшин кебек талантлы һәм заманча, Азамат Колмөхәммәтов кебек дипломат, Венер Галиев кебек көчле һәм ышанычлы, Ләйсән Үтәшева кебек гүзәл һәм зифа булырга тиеш.
Чыганак: "Башинформ"

Фото: "Башинформ"


“Өмет” гәзитеннән.
Читайте нас: