Әлшәй хәбәрләре
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
28 июнь 2019, 02:00

Халык актуаль бурычларны чишүне көтә

Бүген Уфада V Бөтендөньябашкортлары корылтае эшли башлады. Аның эшендә Русия төбәкләреннәнһәм чит илдән килгән ватандашларыбыз катнаша.

Бүген Уфада V Бөтендөнья башкортлары корылтае эшли башлады. Аның эшендә Русия төбәкләреннән һәм чит илдән килгән ватандашларыбыз катнаша.
Съездны сәламләү сүзләре белән Корылтайның Башкарма комитеты рәисе Данир Гайнуллин ачты. Ул чыгышында, халык бездән милләтнең социаль, мәдәни һәм икътисади бурычларын чишү буенча яңа карарлар көтә, дип белдерде. Балаларны туган башкорт телендә укыту төп проблемаларның берсенә әверелеп баруын ассызыклады. Бөтенрусия халык исәбен алу Башкортстанда 59 проценттан артык башкортларның авыл җирендә яшәвен күрсәткән. Бүгенге авыллар күпсанлы авырлыклар белән очраша дип билгеләде Данир Гайнуллин. Эш урыннары юклыгы, балалар тууы азаюы, мәктәпләр һәм медицина учреждениеләре кимүе шундый проблемалардан санала.

“Бөтендөнья башкортлары корылтаеның Башкарма комитеты әлеге проблемаларны чишүдә ярдәм күрсәтүне үзенә максат итеп куя”, – дип белдерде Данир Гайнуллин.



Автор: Резеда Әхиярова.

Чыганак: "Башинформ"

Фото: "Башинформ"

“Өмет” гәзитеннән.
Читайте нас: