Әлшәй хәбәрләре
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
1 июль 2019, 02:00

Чүп чыгарган өчен квитанцияләр бу айда 10 көнгә иртәрәк киләчәк

Июнь өчен түләү кәгазьләре халыкка 5 июльдә килә башлаячак.

Июнь өчен түләү кәгазьләре халыкка 5 июльдә килә башлаячак.


Башкортстанның Энергия сату компаниясе белән "Эко-Сити" төбәк операторы арасында килешенгәнчә, электр һәм чүп чыгарган өчен берләштерелгән квитанцияләр, шулай ук "Эко-Сити"ның аерым түләүләре хәзер һәр айның 5ендә киләчәк.


Үзгәрешләр идарәче компанияләрнең квитанцияләр тарату графигына кагылмый.


- Квитанциядә 20 июньгә кадәр кертелгән түләүләр генә исәпкә алына, - дип аңлата "Эко-Сити"ның идарәче директоры Артем Киреев. – Әгәр дә түләүләр соңрак булган икән, алар киләсе айда исәпкә алыначак. Июнь аенда 20сеннән соң күчерелгән сумма бурыч сыйфатында чагылыш табачак. Бу очракта беркая да мөрәҗәгать итәргә кирәкми, агымдагы түләүләрне генә вакытында түләү сорала.


Квитанцияләрдәге җитешсезлекләр ачыкланганда, абонентларга аларны төзәтү өчен мәгълүматларны төбәк операторына җибәрергә кирәк. Моның өчен торак милекчесенең паспортын һәм гаилә составы турында белешмә, яки вакытлыча теркәү документларын фотога төшереп яисә сканерлап, roecocity.ru сайтындагы шәхси кабинетка теркәргә, яки [email protected] электрон почтасына салырга, я Whatsappта 8-965-939-49-00, 8-903-311-04-90 телефоннарына үз адресыңны, исем-шәрифләреңне һәм нәрсәне төзәтергә кирәк булуын билгеләп салу сорала.


Документларны, шулай ук, Башэлектросбыт офисларында кабул итәләр, анда 5-19 июльдә "Эко-Сити" вәкилләре мөрәҗәгать кабул итүдә үзләре дә ярдәм күрсәтәчәк.

Энҗе Ибраһимова.

“Кызыл таң” гәзитеннән.

Фото: pixabay.com сайтыннан.

Читайте нас: