Әлшәй хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
3 июль 2019, 02:00

Әкият иле кебек бакчабыз

Биш ел элек район үзәгенең Яңавыл бистәсендә балалар бакчасы эшли башлады.

Биш ел элек район үзәгенең Яңавыл бистәсендә балалар бакчасы эшли башлады.


Бу мәктәпкәчә мәгариф учреждениесе “Әкият” дип атала. Исеме җисеменә туры килеп тора. Капканы ачып керү белән ниндидер бер тылсымлы дөньяга барып ингәндәй буласың. Әкият геройлары сыннары бакча территориясенә ямь биреп утыра. Төрле-төрле җимеш агачлары һәм куаклары күзләрне иркәли, матур-матур чәчкә түтәлләре ерактан ук игътибарны үзенә җәлеп итә, таулары, каруселе, турниклары һәм атынгычлары булган уен мәйданчыгы бар.

Бакчаның интерьеры да соклану уята: бизәлгән стеналар, тематик стендлар һәм күргәзмәләр, искиткеч чисталык, уңайлылык һәм күркәмлек. Чагу итеп бизәлгән төркем бүлмәләрендә баланың сәләтен үстерү үзәкләре оештырылган, төрле-төрле уенчыклар тупланган – боларның барысы да ата-аналарның һәм тәрбиячеләрнең берлектәге тырыш хезмәте нәтиҗәсе.

Һәр көнне балаларыбызны игелекле, хәстәрлекле тәрбиячеләр якты йөз белән каршы ала. Без алар өчен борчылмыйбыз, чөнки нәниләрне ышанычлы кулларга калдырып китәбез, алар монда вакытында ашый, уйный һәм, иң мөһиме, дөрес тәрбия һәм белем ала.

1нче балалар бакчасы педагоглары үз эшенә иҗади һәм җаваплы карый, төрле инновацион технологияләрне актив файдалана, бала психологиясен яхшы белә. Бердәм һәм тату коллективка Елена Лесмановна Коновалова җитәкчелек итә. Пешекчеләребезгә аерым рәхмәт белдерәсе килә – балалар алар пешергән тәмле ризыкларны бик яратып ашый.

Без балаларыбызның шушындый бакчага йөрүләренә чиксез шатбыз һәм рәхмәтлебез. Киләчәктә дә уңышлы эшләсен безнең яраткан бакчабыз!


Өлкән төркемгә йөрүче балаларның ата-аналары исеменнән – Разалия Сөләйманова.
Читайте нас: