Әлшәй хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
3 июль 2019, 02:00

Владимир Путин кайгы уртаклашты

Оборона министры Сергей Шойгу Русия Президенты Владимир Путинга суасты диңгезчеләренең һәлак булуы турында хәбәр итте. Владимир Путин һәлак булганнарның туганнарының һәм якыннарының кайгысын уртаклашты һәм аларга ярдәм итәргә кушты.

Оборона министры Сергей Шойгу Русия Президенты Владимир Путинга суасты диңгезчеләренең һәлак булуы турында хәбәр итте. Владимир Путин һәлак булганнарның туганнарының һәм якыннарының кайгысын уртаклашты һәм аларга ярдәм итәргә кушты.


-- Мин һәлак булганнарның гаиләләренең ихлас күңелдән кайгыларын уртаклашам. Аларга ярдәм итү өчен барысын да эшләргә кирәк, - диде Президент.

Оборона министрлыгының тирән су аппаратында һәлак булганнар арасында җиде беренче ранг капитаны, ике Русия Герое булган.

Президент Хәрби-диңгез флотының суасты аппаратында чыккан янгын сәбәпләрен җентекләп тикшерүне таләп итте.


1 июльдә Русия Оборона министрлыгының фәнни-тикшеренү аппаратында янгын чыгып, 14 диңгезче һәлак булды. Кешеләр янгын продуктлары белән агуланып үлгән. Утны команданың фидакарьлеге нәтиҗәсендә сүндерергә мөмкин булган.


Әле аппарат Североморскиның хәрби-диңгез базасында. Фаҗигане тикшерүне Хәрби-диңгез флоты башкомандующие Николай Евменов контрольгә алган.


Дәүләт башлыгының матбугат секретаре Дмитрий Песков элегрәк Владимир Путинның һәм Сергей Шойгуның очрашуы турында хәбәр итте, моның өчен Президент Тверь өлкәсендә «Русия елгалары» туристлык форумында катнашудан баш тарткан.


#ВладимирПутин



Фәнүз Хәбибуллин.

“Кызыл таң” гәзитеннән.



Читайте нас: