Әлшәй хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
8 июль 2019, 02:00

“Кем эшләргә тырыша – ярдәм булачак”

Слак авыл биләмәсендә гражданнарны кабул итү үтте.

Бу көнне халык белән очрашуга район хакимияте башлыгы Д. Р. Мостафин, Башкортстан Республикасы Дәүләт җыелышы – Корылтай депутаты А. С. Матренин, Совет секретаре Ш. Ш. Сәлимов, район хакимияте башлыгы урынбасары Н. Ә. Хәйретдинов, Раевка үзәк район дәваханәсе баш табибы Н. С. Зыязетдинов барды. Делегация башта берничә социаль объектта булып, мәктәп бинасын, балалар бакчасы, врачлык амбулаториясе бинасын карады, кадрлар белән тәэмин итү, янгынга каршы чаралар һәм хәвефсезлек кагыйдәләрен күзәтү мәсьәләләре белән кызыксынды.


Район башлыгына үз сораулары белән барлыгы алты кеше мөрәҗәгать итте. Кабул итүгә килүчеләр иске клуб бинасының арытабангы язмышы өчен борчылуларын белдерде, балалар бакчасы һәм авыл амбулаториясен төзекләндерү буенча үз фикерләрен әйтте, шулай ук яңа эш башлаучы фермерлар өчен дәүләт ярдәме - “Агростартап” грантын алуда ярдәм күрсәтүне сорады. Дарулар белән тәэмин итүгә кагылышлы сораулар да булды, халык кирәкле дару алу өчен район үзәгенә йөрергә туры килүенә зарланды һәм авылда даруханә ачуларын үтенде. Суррогат эчемлек сатып, авылдашларын сыйфатсыз алкоголь белән агулаучылар турында ла җитди сөйләшү булды.

Бу көнне шәхси кабул итүгә килгәннәрнең берсе дә игътибардан читтә калмады - аларга тиешле аңлатмалар бирелде. “Без районның бай тарихлы борынгы авылының язмышына битараф түгелбез. Берлектәге гомум тырышлык белән күп нәрсәгә өлгәшергә мөмкин. Эшләргә һәм арытабан үсешергә теләге булганнарга без һәрвакыт ярдәм итәргә әзербез”, - диде район хакимияте башлыгы Д. Мостафин, чарага йомгак ясап.

Резеда Хөсәенова.


Белешмә өчен. Слак авыл биләмәсендә 425 йорт исәпләнә, анда 1000нән артык кеше яши. Авылда урта мәктәп бар, анда 68 бала укый, балалар бакчасына 22 бала йөри. Биләмәдә шулай ук клуб, амбулатория, китапханә һәм почта бүлекчәсе бар, дүрт крестьян-фермер хуҗалыгы һәм ике шәхси малтабар эшли.
Читайте нас: