Әлшәй хәбәрләре
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
11 июль 2019, 02:00

Җиләккә бардыгызмы?

Таптыгызмы? Ә кайдан җыйдыгыз? Кеше күп идеме? Бу мизгелдә туганнар һәм күршеләр, коллегалар һәм дуслар арасында нәкъ шушы “җиләк” темасы аеруча популярдыр, мөгаен.

Таптыгызмы? Ә кайдан җыйдыгыз? Кеше күп идеме? Бу мизгелдә туганнар һәм күршеләр, коллегалар һәм дуслар арасында нәкъ шушы “җиләк” темасы аеруча популярдыр, мөгаен.
Җиләк-җимешнең күплеге белән хәзер беркемне дә аптыратып булмый, магазин киштәләрендә экзотик җимешләргә кадәр тулып ята. Күпләр үз бакчаларында да витаминлы продукция үстерергә тырыша. Әмма ничек кенә булмасын, җәй уртасында һәркем шушы хуш исле, искиткеч тәмле һәм файдалы җир җиләген җыеп калырга ашыга. Авыл халкы бетмәс-төкәнмәс мәшәкатьләреннән, печән хәзерләүдән бераз арынып урманга юл тота, шәһәрнекеләр исә отпускысын шушы вакытка туры китерергә яисә ял көннәрендә туган якларына кайтырга тырыша. Шуңа да җиләк исе аңкып торган ялан-тугайлар бу көннәрдә зур бер кырмыска оясын хәтерләтә.

Һәркемнең җиләккә йөри торган үзе генә белгән урыны бар. Кемдер ялгызы, уйларына бирелеп җыярга ярата, икенчеләр сөйләшә-сөйләшә җыюны хуп күрә, бәгъзе берәүләр зур бер компания белән килеп, бер уңайдан табигать кочагында ял итеп кайта. Кайберәүләр инде артык мәшәкатьләнми, базардан гына сатып ала. Ярый әле, уңган авыл халкы җиләкне үзе өчен дә, сату өчен дә җыеп өлгерә. Хаклар да әллә ни кыйммәт түгел, мәсәлән, район үзәгендә җиләкнең биш литрлы чиләгее 500 сум тора, бераз сатулашырга да мөмкин. Әмма табигать биргән бүләкне яланга үзең барып, илаһи бер тынлыкта, кошлар җырын тыңлый-тыңлый, чиләгеңне сутлы җиләк белән тутырудан, берьюлы хуш исле үләннәр җыюдан, миннек әзерләүдән дә яхшысы юктыр ул.

Җиләкне хуҗабикәләр кышка төрлечә әзерли. Берәүләр аны чистартып кайнатма кайната, икенчеләр бөтен файда нәкъ менә “күлмәгендә” дип исәпли. Кайберәүләр туңдырып куюны хуп күрә. Ничек кенә булмасын, кышкы салкыннарда тәмле кайнатма һәм җиләк бәлеше белән үләнле чәй эчүләре үзе ни тора!

Ә сез җиләккә бардыгызмы әле?

Зилә ВӘЛИУЛЛИНА.

Автор фотосы.


Җир җиләгендә В1 һәм С витаминнары күп. Урман җиләге организмны ныгыта, аның саклану сәләтен арттыра. Җир җиләге йөрәк эшчәнлегенә уңай йогынты ясый, яңа гына җыелган җиләк кан басымын җайга сала һәм атеросклероз чиренең үсешен искәртергә ярдәм итә. Шулай ук бу җимеш анемияне дәвалаганда да кулланыла һәм канда холестерин микъдарын киметүгә булышлык итә.
Читайте нас: