Әлшәй хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
12 июль 2019, 02:00

Трунтаиш уңганы

Үзбәкстанның иң матур шәһәрләренең берсендә дөньяга килгән кыз балага Эльвера дип исем кушалар.

Үзбәкстанның иң матур шәһәрләренең берсендә дөньяга килгән кыз балага Эльвера дип исем кушалар.
- Мин Эльвира дип өндәшүләренә күнегеп беткәнмен, - ди Трунтаиш авылының почта элемтәсе бүлекчәсе җитәкчесе Эльвира Закуан кызы Ганиева.
Очрашуыбыз очраклы түгел иде. Бу бүлекчә Әлшәй һәм Миякә районнарының берләштерелгән почтамтлары арасында вакытлы матбугатка язылу кампаниясе йомгаклары буенча иң яхшы ун бүлекчә исәбенә кергән. Һөнәри бәйрәмнәре алдыннан җитәкчелек нәкъ шушы коллективның эшен яктыртуны сорады.
Киштәләрдә гәзит-журналлар ята, алар арасында безнең район басмасы да бар. Монда шулай ук көндәлек товарлар да урын алган. Хат ташучылар авыл халкына гәзит-журналлар белән бергә кирәк-ярак товарларын да алып бара.
-Район гәзитенә язылу планын үтәдек. 35 кеше – рус, 57се татар телендәге гәзитне алдырачак. Гомум планны да арттырып үтәдек. Бездә 480 йорт исәпләнә, шуларның 80е буш тора, авылыбызда меңдән артык кеше яши. Укытучылар коллективы белән актив хезмәттәшлек итәбез. Атап әйткәндә, Лилия һәм Тәминдәр Буранбаевлар унар данә вакытлы матбугат алдыра. Шулай ук Олия һәм Таһир Гайнетдиновлар, Нәсимә апа Гыймаева гәзит-журналларга күпләп языла, 90 яшьлек Гыйззәт абый Мөкәлләпов та укырга ярата, - ди Эльвира Закуан кызы.
Трунтаиштагы ике почта участогын почтальоннар Рәзилә Рәфис кызы Хәсәнова белән Илзирә Наил кызы Йомагуҗина хезмәтләндерә. Атнасына өч тапҡыр – сишәмбе, пәнҗешәмбе һәм шимбә, көн саен җәяү 11 километрдан артык араны үтеп, алар авыл кешеләренә матбугат басмаларын тарата.
Ун елдан артык Эльвира Ганиева җитәкчелек иткән бу коллективта һәркем үз эшен җиренә җиткереп башкара. Эльвира Закуан кызы Трунтаиш мәктәбен отличиегә тәмамлаганнан соң авыл хуҗалыгы производствосы икътисадчы-бухгалтеры белгечлегенә укып, әнисе Наилә Габдулла кызының туган ягына яшәргә кайта. Хәзер ул кызы - Башкортстан дәүләт авиация-техник университеты студенты, алтын медальче Аделина Ганиеваның уңышларына куанып бетә алмый. Тырыш кыз университетның медицина җиһазлары профиле буенча биотехник системалар һәм технологияләр бүлегендә белем ала.
Тормыш дәвам итә. Анда уңышлар да, сөенеч-көенечләр дә була. Әмма иң якын кешеләрең, сине аңлаучы коллегаларың, якташларың яныңда булганда, яшәве дә күңелле.
Ирина ВЛАДИМИРОВА.
Читайте нас: